Поиск

Полнотекстовый поиск:
Где искать:
везде
только в названии
только в тексте
Выводить:
описание
слова в тексте
только заголовок

Рекомендуем ознакомиться

'Документ'
Появление алгоритмов связывают с зарождением математики. Более 1 лет назад (в 825 году) ученый из города Хорезма Абдулла (или Абу Джафар) Мухаммед бе...полностью>>
'Автореферат диссертации'
Защита состоится 19 ноября 2008 г. в 9 часов на заседании диссертационного совета ДМ 212.099.12 по защите диссертаций на соискание ученой степени докт...полностью>>
'Урок'
Этап занятия, время в мин. Методы и приёмы обучения. Средства обучения. I Организационный момент (1мин) Проверка готовности и мотивация к уроку....полностью>>
'Доклад'
Государственный доклад «О состоянии окружающей среды Брянской области в 2010 году»/ Комитет природопользования и охраны окружающей среды, лицензирова...полностью>>

Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов» (1)

Главная > Программа
Сохрани ссылку в одной из сетей:

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен,сорауларын аңлап бару;

Сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау;

Тыңланган сүзләрнең, сүзтезмә,җөмлә,текстларның эчтәлегенә тулысынча төшенү.

Диалогик сөйләм

Лексик тема буенча укытучының сорауларына җавап бирә һәм сораулар куя белү;

Үрнәк диалогларны уку һәм сөйләү;

Сөйләм этикеты үкнәкләреннән файдаланып, әңгәмә кору(репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Лексик темага караган сүзләрне кулланып, предметларны,әйберләрне атый белү;

Сыйныф бүлмәсен,мәктәпне,сыфташларны,табигатьне тасвирлау;

Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү;

Дүрт җөмләдән дә ким булмаган хикәя төзеп сөйләү.

Уку

Татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү;

Җөмлә һәм текстларны дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап,сәнгатьле итеп укый белү;

Укыганның эчтәлегенә тәшенү;

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып чамалау яки сүзлектән таба белү;

Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

Хәрефләрне дөрес яза белү;

Актив үзләштерелгән сүзләрне,кыска җөмләләрне күчереп язу;

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп яза белү;

өмләне баш хәреф белән башлап, ахырында нокта, өндәү яки сорау билгесе куеп язу.

2 нче сыйныф

Грамматик минимум

1.Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүен гамәли үзләштерү.

2.Иялек килешендәге исем+тартымлы исем төзелмәсен сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

3.Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төрле килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

4.Юк,бар сүзләренең кулланылышын активлаштыру.

5.Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен өйрәтү.

6.Хәзерге заман хикәя фигыльне куллану күнекмәләрен киңәйтү.

7.Билгеле үткән заман хикәя фигыльне (-ды/-де) зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндерә белү.

8.Лексик темаларга караган сыйфатларның кулланылышын үзләштерү.

9.Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек зат-сан мәгънәләрен аңлап,җөмләләр төзергә күнектерү.

10.Үзләштерелгән бәйлекләрне(белән,турында)кабатлау һәм өчен бәйлеген сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

11.Өйрәнелгән кисәкчәләрне (-мы/-ме,түгел) сөйләмдә куллануны ныгыту һәм да/дә,та/тә көчәйткеч кисәкчәләрен үзләштерүгә ирешү.

12.Кирәк(түгел), мөмкин(түгел), ярый,ярамый кебек модаль сүзләрне фигыльнең инфинитив формасы белән бергә кулланырга өйрәтү.

13.Үзләштерелгән сан төркемчәләрен искә төшерү һәм җыю саннарын кулланышка кертү.

14.Вакыт рәвешләрен(кичә,бүген) дөрес куллана белүгә ирешү.

15.Һәм,ә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, сөйләмдә куллана белү.

16.Җөмләнең түбәндәге коммуникатив төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга гадәтләндерү:раслау,инкяр,сорау,хикәя,боерык.

17.Өйрәнелгән җөмлә калыпларын җәенкеләндерү эшен активлаштыру.

Орфоэпик һәм орфографик минимум

1.Татар алфавитын яттан белү.

2.Татар алфавитындагы хәрефләр белдергән авазларның әйтелешен ныгыту.

3.Калын һәм нечкә сузыклы сүзләрнең әйтелешен камилләштерү,сингармонизм законының асылын(рәт һәм ирен гармонмяләре) гамәли үзләштерү.

4.Озын һәм кыска сузыклы сүзләрне дөрес әйтүгә ирешү(а-ә,у-ү,и;ы-е(э),о-ө).

5.Нечкәлек яки калынлык билгесе булган гади(сәгать,шигырь) сүзләрне, кушма(көньяк,кулъяулык) сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга күнектерү.

6.[къ ],[гъ ],[w ],[җ ],[ң ],[һ ],[ч ], (һәмзә)

авазы булган сүзләрнең әйтелешен үзләштерү өстендә эзлекле эшләү.

7.Иҗек калыпларына өйрәтүне дәвам иттерү(әйт-те,кайт-ты).

8.Бер фраза басымы астында килгән һәм сузыкка тәмамланып, сузыкка башланган ике сүз читендәге фонетик үзгәрешләрне гамәли өйрәтү.

9.Тыңланган яки укылган сүзләрдә иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.

10.Лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

11.Борын ассимиляциясен исәпкә алып, күплек, сан һәм чыгыш килеше кушымчаларын дөрес сайларга өйрәтү.

12.Сорау алмашлыкларында, фигыльнең барлык-юклык формаларында басымны дөрес куюга ирешү.

13.Татар сөйләмен синтагмаларга бүлеп,интонацион яктан дөрес оештыра белүгә өйрәтү.

14.Орфографик күнекмәләрне камилләштерү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә

таләпләр

Т ы ң л а п а ң л а у

Өйрәнелгән материалга нигезләнеп татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау; бер минутлык текстны тыңлап аңлау һәм төп эчтәлеген аңлап,укытучының сорауларына җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен табып әйтү.

Д и а л о г и к с ө й л ә м

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү;укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору; бирелгән үрнәк диалогка охшаш диалог төзи белү.

М о н о л о г и к с ө й л ә м

Лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү;укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү;сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү; бәйрәм белән котлау.

У к у

Текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; текстны аңлап һәм сәнгатьле итеп укуга үзлегеңнән әзерләнү.

Я з у

Хәрефләрнең дөрес график язылышын ныгыту; дәреслектән яки тактадан кечкенә текстларны дөрес итеп күчереп язу;бирелгән үрнәк буенча котлау язу.

3 нче сыйныф

Грамматик минимум

1.Сан,килеш,тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен тирәнәйтү.

2.Күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү.

3.Иң,бик,әле,инде кисәкчәләренең кулланылышын өйрәнү.

4.Җыю саннарының сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен истә калдыру.

5.Кебек,шикелле,аркылы,саен бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү.

6.Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес әйтергә өйрәтү.

7.Бу,теге күрсәтү алмашлыкларын кулланып, җөмләләр төзү эшен активлаштыру.

8.Тезмә,кушма,парлы сүзләрнең төзелешен һәм мәгънәләрен дөрес аңларга күнектерү.

9.Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп,барлыкта һәм юклыкта куллану күнекмәләрен камилләштерү.

10.Алдынды,артында,өстендә,астында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.

11.Ләкин,чөнки теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллануга ирешү.Аларда басымның беренче иҗеккә куелу үзенчәлеген истә калдыру.

12.Раслау,инкяр,сорау,боерык җөмлә төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Укучылар үзләштерергә тиешле җөмлә

калыплары

1.Дәфтәрегез кайда?

Дәфтәребез өстәлдә.

2.Апалары кайда яши?

Апалары авылда яши.

3.Татарстанда иң зур шәһәр-Казан.

4.Бу китап бик кызыклы.

5.Мин язмадым әле.

6.Ул укыды инде.

7.Ул Азат кебек тырыш.

8.Ул юл аркылы чыга.

9.Ул вокзалга таба бара.

10.Ул безгә таба килә.

11.Ул минем кебек мәктәптә укый.

12. Ул ел саен авылга кайта.

13.Китап өстәл өстендә(астында,алдында,артында).

14.Бүген салкын,чөнки җил бар.

15.Бүген җылы,ләкин яңгыр.

16.Бу китап матур,ә теге китап матуррак.

Орфоэпик һәм орфографик минимум

1.Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

2.Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтүгә ирешү.

3.Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә хаталар булдырмау өстендә эшләү.

4.Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләрне хатасыз әйтү күнекмәләрен үстерү.

5.Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап,сөйләмдә кулланырга күнектерү.

6.Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелешенә һәм аваз үзгәрешләренә игътибарны җәлеп итү(исәнмесез,унбер һ.б ).

7.Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтү күнекмәләрен булдыру(аккош,кәккүк,эссе,китте һ.б.).

8.[р ] авазына башланган сүзләрнең әйтелешен гамәли үзләштерү.

9.Я,Ю,Е хәрефе булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыру өстендә эшләү: яшел[йәшел].

10.Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә

өйрәтүгә таләпләр

Т ы ң л а п а ң л а у

Укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап башкару;дәрес барышында укучыларның җанлы сөйләменә төшенеп бару һәм аралаша алу;1-1,5 минутлык текстны тыңлап,аның төп эчтәлеген русча сөйләп бирү.

Д и а л о г и к с ө й л ә м

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү;

Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

М о н о л о г и к с ө й л ә м

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү;

Хикәянең ахырын уйлап бетерү;

4-5 репликадан торган диалогны монологка әйләндерү;

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

У к у

Текстны аңлап эчтән уку;

Аның эчтәлеге буенча сораулар куя һәм сорауларга җавап бирә белү;

Укылган текстның эчтәлеген кыскача яки тулысынча сөйләп бирү;

Сүзлектән файдаланып,таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау;

Я з у

Лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә күләмле(4-5 җөмлә) хикәя язу;

Бәйрәм белән язмача котлау;

Сорауларга язмача җавап бирү.

4 нче сыйныф

  1. Мәктәптә.

  2. Татарстан Республикасының дәүләт символлары.

  3. Татарстанның тарихи урыннары.

  4. Табигатьне саклыйбыз.

  5. Без музейга барабыз.

  6. Татар шагыйрьләре.

  7. Үзәк универмагта.

  8. Әти-әниләребезнең һөнәрләре.

  9. Татар халкының милли бәйрәмнәре.

  10. Исәнме, җәй!

Грамматик минимум

1.Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.

2.Тамыр, ясалма, кушма исемнәре грамматик бәйләнешкә дөрес кертү эшен көчәйтү.

3.Лексик темаларга караган сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

4.Фигельнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера бүлү һәм фикерне белдерү өчен кирәкле форманы сайлап куллану эшен активлаштыру.

5.Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамали белүне ныгыту.

6.Зат һәм күрсәтү алмашлыкларын килеш белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү.

7.Б и р е д ә, м о н д а,а н д а, т е г е н д ә рәвешләрен сөйләмдә кулланырга күнектерү.

8.Ә н ә, м е н ә алмашлыкларының кулланышын гәмәли белү.

9.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан, барлык-юклык белән торләнешен үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү.

10.Өйрәнелгән бәйлекләрне кабатлау һәм к а д ә р ,с о н бәйлекләрен гәмәли үзләштерү.

11.Терминнарны әйтмичә генә, җөмләләрдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән ия һәм хәбәргә сораулар куя белү.

12.Татар җөмләсендә сөйләм предметы һәм сөйләм яңалыгынң урынын гәмәли белү.

13.Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аера һәм аңлый белүгә гадәтләндерү.

14.Граммати белемнәрне гомумиләштерү нигезендә укучыларның сөйләм осталыгын һәм күнекмәләрен системалаштыру.

Укучылар үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары

1.Җәен ул кая барачак?

Ул авылга кайтачык(кайтмаячак)

2.Анда нәрсә бар?

Анда сүзлек бар.

3.Әнә анда кем бар?

Анда бер кеше бар.

4.Дәрестән соң син нишлисең?

Дәрәстән соң мин ял итәм.

5Бүген сезгә кемнәр килә?

Бүген безгә кунаклар килә.

Кунаклар сезгә кайчан килә?

Кунаклар бүген безгә килә.

Кунаклар сезгә кайчан килә?

Кунаклар безгә бүген килә.

6.Дәрес бетте, укучылар киттеләр.

Орфоэпик һәм орфографик минимум

1.Авазларның,сүзләренең,интонаөион калыпларның әйтелешен даими рәвештә кабатлап тору.

2.Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тоту.

3.Басымның үзенчелекле очракларын гамәли белү.

4.Сингармонизм законының асылын гәмәли белү.

5.Хәрефләрне, сүзләрне,җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6.Исемнәрнең килеш кушымчаларын,фигыльләрнең барлык-юклык,зат-сан,заман кушымчаларын,дөрес ялгап язуга ирешү.

7.Җөмлә ахрында нокта,сорау яки өндәү билгеләрен куеп язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8.Кеше исемнәрен,фамилияләрен,шәһәр,авыл,елга исемнәрен,хайван кушаматларын баш харефтән яза белүгә күнектерү.

9.Әйтелешле белән язылышлы арасында аерма булган сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен системалаштыру.

10.Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне дөрес оештыру эшен тирәнәйтү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Т ы ң л а п а ң л а у

Авазларны тыңлап, аларны белдергән хәрефләрне күрсәтә белү;

Сүзләрне,җөмләләрне диктор яки укытучы артыннан дөрес кабатлап тәрҗемә итә белү;

Ике минутлык тектны тыңлап,Ю эчтәлеген укытучының сораулары буенча эзлекле һәм сәнгатьле итеп татарча сөйләмен тыңлап аңлый белү һәм аралаша алу.

Д и а л о г и к с ө й л ә м

Төрле типтпгы сорау һәм җавап репликаларын кулланып,көндәлек тормы белән бөйле ситуацияләргә диалог төзү(һәр укучының репликалар саны алтыдан ким булмаска тиеш);

татар сөйләм этикетында караган танышу, исәнләшү,саубыллашу,рәхмәт әйтү,гафу үтенү, котлау сүзләрен урынлы куллана белү;

укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

М о н о л о г и к с ө й л ә м

Тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйли белү(җөмләләр саныҗидедән ким булмаска тиеш):

укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген аңлап,үз фикереңне әйтә белү;

текстның эчтәлеген чөйләгәндә, сурүтләү чараларыннан урынлы файдалану.

У к у

Хикәяләү әм тасвирлау элементларын үз эченә алган җөмләле текстларны тулысынча аңлап һәм тиешле интонация белән уку;

укылган тексттагы яңа сүзләренең мәгънәләрен сүзлекләрдән таба белү;

укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү;

текстны карап чыгып,төп мәгълүматны аерып әйтә белү.

Я з у

Укучыларның гаилә-көнкүрешенә, уку хезмәтенә бәйле темаларга кечкенә сочинение язу;

Сюңетлы рәсемнәр яки укылган текст буенча сорауларга язмача җавап бирү;

Төшереп калдырган хәрефләрне куеп, сүзләрне күчереп язу.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан программа

Аңлатма язуы

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбияты укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

  2. Балаларны, гомумән татар әдәбияты , халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрлерен үзләштерүенә ирешү.

  3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләлдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

  4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәбәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Аңлашыла ки, бу бурычлар, аерым – аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Бу программа “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбияты укыту програмасы”на (2 – 11 нче сыйныфлар, “Мәгариф” нәшерияты, 1996 ел) нигезләнеп төзелсә дә, һәр сыйныфка кайбер башка күренекле әдип һәм шагыйрьләрнең әсәрләре дә өстәлде. Моңа кадәр өйрәнелеп килүче язучыларның да аерым уңышлы әсәрләре бирелде. (Г.Тукай. “Ана догасы”, Ф.Әмирхан. “Татар каһарманы”, Ә.Еники. “Матурлык”, К.Нәҗми. “Миңлебикә кодагыйның кайгысы” һ.б.).

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә,аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан, 5-9 нчы сыйныфларда халык авыз иҗатының барлык төрләреннән дә үрнәкләр алынды. Беренчедән, алар укучыга фольклордан тулы мәгьлумат бирә, икечедән, телгә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту өчен материал буларак кулланыла.

Программада әдәбиятны түбәндәге рәвештә өйрәнү планлаштырылды.

5-9 нчы сыйныфларда аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырыла.

10-11 нче сыйныфларда татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә һәм хәзерге идея-эстетик таләпләрне искә алып яктырту күздә тотылды. Укучыларның, әдәби әсәрләрне укып, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләре бирү күздә тотылды һәм әдәби әсәрләргә бәйләп, әдәбият теориясеннән төшенчәләрен тагын да тирәнәйтү максаты куелды.

Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

_ татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләрен булдыру;

_ сүз басымын дөрес куя белү;

_ логик басымны дөрес куя белү;

_ җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

_ тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру һ. б.

Һәр сыйныф өчен программада “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы”, “Сыйныфтан тыш уку” тематикасы бирелә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр куела.

Матур әдәбиятны, шул рәвешле, төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган балалар ана телендә фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиешләр.

Әдәбият

5 нче сыйныф

Әсәрне уку, өйрәнү

Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. “Зирәк карт”, “Җил арба” әкитләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларның табигатенә хас сыйфатлар. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлегенә көчәйтү чаралары булуы. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәр тупларга өйрәтү.

Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткеч һәм шарадалар.

Габдулла Тукай. Башлангыч сыйныфларда шагыйрьләр турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү.

“Эшкә өндәү”, “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Су анасы” шигырьләре.

Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. “Ана догасы”. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре.

Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында кыскача белешмә. “Су анасы” балеты.

Балет музыкасыннан өзек тыңлау. “Тукай һәм музыка” темасына сөйләшү.

Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре. “Казанда Тукай һәйкәлләре” дигән темага әңгәмә.

Әхмәт Фәйзи. Тормыш юлы турында белешмә. “Тукай” романы (өзек). Тукайның балачагы һәм халык һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. Өзекләрне дәрестә һәм өйдә уку.

Нәҗип Думави. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Айлы төн”, “Син – кеше” шигырьләре. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү, кешене бөек зат буларак бәяләү.

Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. “Туган ил”, “Син сазыңны уйнадың” шигырьләре. Туга як. Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе.

Гаяз Исхакый. Тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.

Мәҗит Гафури. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. “Гөлләр бакчасында” шигыре, “Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Яз башы” хикәясе. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Хикәя турында төшенчә.

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. “Йолдызкай” хикәясе. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.

Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе.

Гөлсем Сөләйманова. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.

Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл” әкияте. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. “Үлем уены” поэмасы. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы.

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Сертотмас үрдәк” әкияте. “Чуар тавык” хикәясе. Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеге.

Фатих Хөсни. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Малай белән солдат”, “Сөйләнмнгән хикәя” әсәрләре. Малайның әтисенә мәхәббәте чагылышы. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу.

Нәби Дәүли. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Бәхет кайда була?” шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. “Кар нинди җылы” хикәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.

Нури Арсланов. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Казан” шигыре.

Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәкне һәм киләчәге.

Гамир Дәүләтшин. “Гасырлар тирәнлегеннән”. Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау.

Гомәр Бәширов. Әдипнең тәрҗемәи хәле турында белешмә. “Нинди ул Татарстан?” Республика турында мәгълүмат бирү.

Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрәнең тормыш юлы турында белешмә. “Кайный, шаулый Казан урамнары”. Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүмат бирү. “Ялгыз торна” хикәясе.

Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы.

Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. “Алтын куллар”, “Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый”, “Саумысез, арышларым” шигырьләре. Һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы.

Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. “Дуслар дус булып кала” әкияте. Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте.

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Анам теле” шигыре. “Кояштагы тап” әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы.

Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат бирү. “Табигатьнең газиз баласы” хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек.



Скачать документ

Похожие документы:

  1. 1. Общие сведения об общеобразовательном учреждении

    Документ
    1.8. Лицензия № 291991 серия А от 23 декабря 2008 г. Службой по контролю и надзору в сфере образования Иркутской области, на осуществление образовательной деятельности по образовательным программам: начальное общее образование, основное
  2. Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов» (2)

    Программа
    Изучение данного курса позволит систематизировано повторить школьный курс алгебры и начала анализа, подготовить учащихся к сдаче экзамена по этому предмету.
  3. «Средняя общеобразовательная школа №3 с углубленным изучением отдельных предметов»

    Доклад
    С 01 сентября 2008 года Муниципальное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 3 с углубленным изучением отдельных предметов» города Бронницы является участником апробации внедрения системы оплаты труда
  4. Публичный доклад о деятельности муниципального образовательного учреждения городского округа Балашиха Московской области «Средняя общеобразовательная школа №23 с углубленным изучением отдельных предметов» за 2010– 2011 учебный год. Структура публичного доклада

    Доклад
    Публичный доклад о деятельности муниципального образовательного учреждения городского округа Балашиха Московской области «Средняя общеобразовательная школа №23 с углубленным изучением отдельных предметов» за 2010– 2011 учебный год.
  5. Доклад о деятельности моу "Средняя общеобразовательная школа №25 с углубленным изучением отдельных предметов"

    Доклад
    Наша Школа дважды победитель в конкурсе образовательных учреждений, внедряющих инновационные образовательные программы в рамках приоритетного национального проекта «Образование» (2006, 2008 гг.

Другие похожие документы..