Поиск

Полнотекстовый поиск:
Где искать:
везде
только в названии
только в тексте
Выводить:
описание
слова в тексте
только заголовок

Рекомендуем ознакомиться

'Автореферат'
Работа выполнены на кафедре экономической социологии и маркетинга социологического факультета Московского государственного университета имени М.В.Лом...полностью>>
'Программа'
предметом изучения данной дисциплины являются коммуникационные основы разрешения проблемных управленческих ситуаций, методы обоснования и принятия ре...полностью>>
'Автореферат'
Защита состоится « » 2007г. в __часов на заседании Диссертационного Совета Д 212.120.01 при Московской государственной академии тонкой химической тех...полностью>>
'Документ'
Макс Вебер (1864 - 1020) — немецкий социолог, социальный философ и историк, основоположник понимающей социологии и теории социального действия. Один ...полностью>>

Р. Л. Малафеева Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программа

Главная > Программа
Сохрани ссылку в одной из сетей:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева

Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы

(1 — 11 нче сыйныфлар)

Аңлатма язуы

1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты.

“Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы” психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Программа аңлатма язуыннан һәм төп өлештән тора. Программаның аңлатма язуында татар теле укытуның максатлары, программа эчтәлеген сайлауның төп принциплары, гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәр баскычында сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучыларның нинди белем күнекмәләренә ия булырга тиешлеге күрсәтелде. Төп өлештә һәр сыйныфта татар теле өйрәнүнең тематик эчтәлеге, лингвистик материал күләме, аларның укыту сәгатьләренә бүленеше, белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары күрсәтелде.

Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның табигый индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгән. Программага һәм дәреслеккә кергән һәрбер материалны барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин түгел һәм моны таләп итәргә ярамый. Үзләштерү сыйныфтан сыйныфка ныгый бара. Шуңа күрә программага һәм дәреслеккә материал тематик-концентрик принципка (бер үк темаларның сыйныфтан-сыйныфка киңәйтелеп кабатланышы) нигезләп тупланды. Алдагы сыйныфлардагы материалны кабатлау дәреслек эчтәлегендә оештырылу мөмкинлеген истә тотып, программада һәр сыйныф буенча, нигездә, яңа лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре генә күрсәтелде.

I. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1. Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Урта звенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.

Югары сыйныф укучылары, нигездә, 1-9 сыйныфта алган белемнәрен киңәйтәләр, тулыландыралар. Аларның алда аталган темалар һәм Татарстанның югары уку йортлары, яңа экономик үсеш дәрәҗәсе, дөньякүләм аренада бүгенге урыны, бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше, Татарстандагы яшьләр хәрәкәтләре турында иркен аралашуга чыгулары максат итеп куела.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.

Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру - методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның бер юлы дип күрсәтелә.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Башлангыч этап

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

5-9 нчы сыйныфлар

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

10 - 11 нче сыйныфлар

Тыңлап аңлау

Әңгәмәдәшеңнең татарча сөйләмен тулысынча аңлау;

теле-радио тапшыруларын тыңлап, өлешчә аңлау.

Диалогик сөйләм

Аралашу процессында төрле репликаларны кулланып, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә аңлата белү;

конкрет проблема буенча әңгәмәдәшең белән бәхәсләшә һәм үз фикереңне дәлилли белү;

программада тәкъдим ителгән проблема буенча әңгәмәдәшләрең белән аралашуга чыгу.

Монологик сөйләм

Җанлы сөйләмнең төп фикерен атый, аңа үз карашыңны әйтә, яңа мәгълүматны чагыштыра һәм бәяли белү;

гади һәм программада күрсәтелгән кушма җөмләләрне кулланып, тормышта булган хәлләр, ишеткән яңа мәгълүматлар, үзеңне борчыган проблемалар турында хәбәр итә белү;

программада тәкъдим ителгән әхлакый проблемалар буенча үз фикереңне белдерә белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

укыган текстның эчтәлеген логик бөтеннәргә бүлә белү, план төзи белү;

Язу

Укылган әсәр герое турында үз фикереңне язу;

күргән һәм ишеткән турында хикәяләп язу;

рәсми кәгазьләрне (гариза, автобиография, характеристика, резюме) яза белү;

әхлакый проблемага карата үз фикерләреңне язу, иҗади биремнәр эшләү.

II. Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары.

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау - программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора (Е.И. Пассов, В.Г. Костомаров, О.Д. Митрофанова, Э.П. Шубин, В.Ф. Габдулхаков һ. б.).

Бу принципларның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң?

1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы

Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

Лингвистик материал сайлау схемасы

Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

¯

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

¯

Сөйләм бурычларын ачыклау

¯

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Әлбәттә, эчтәлек сайлаганда сөйләм материалының күләмен билгеләү өчен балаларның психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

Россия Федерациянең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Башлангыч сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләрнең, һичшиксез, эчтәлек сайлаганда исәпкә алынуы зарур.

Кечкенә сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану - тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, “Белем һәм тормыш” темасында “Яхшы уку өчен нинди сыйфатлар кирәк?” “Яхшы уку җиңелме?“ проблемалары буенча сөйләшү оештырыла, ә дәреслеккә бу проблемаларны ачыклаган әдәби әсәрләрдән өзекләр сайлана. Аңлашыла, бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләренен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдангы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе (С.Л. Рубенштейн, И.Я. Лернер, А.М. Матюшкин, М.И. Махмутов, М.Н. Скаткин, И.А. Зимняя, И.Л. Бим, Е.И. Пассов, Л.З. Шакирова, В.Ф. Габделхаков, Ф.Ф.Харисов, Р.З. Хәйдәрова).

Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе - тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуын тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.

4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә ана булмаган телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:

- грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

- грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

- грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

Башлангыч этап өчен грамматик материал күрсәтелгән критерийларга таянып сайланды. Берникадәр грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүр түгел, ә күбрәк аралашуда куллануны имитацияләүгә игътибар ителә.

Урта һәм югары звенода - грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.

5. Ана телен исәпкә алу принцибы

Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу - телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.



Скачать документ

Похожие документы:

  1. Комплексный анализ текста. Сочинение-миниатюра учитель русского языка и литературы: Малафеева М. Я

    Сочинение
    Пушкиноведы до сих пор спорят о том, кому обращено пушкинское признание – к Онегиной, к Н. Гончаровой. Точного адресата так и не найдено. Он остался тайной писателя.
  2. Асобы аляксандр тамковіч

    Документ
    Кніжка, якую Вы трымаеце ў руках, склалася з нарысаў, надрукаваных у газеце “Новы час”. Традыцыя даўно і не намі прыдуманая, але слушная і жыццём пацверджаная.
  3. Сначалом года в 16 регионах России стартовали пилотные проекты по созданию центров для социализации и реабилитации наркоманов

    Документ
    С началом года в 16 регионах России стартовали пилотные проекты по созданию центров для социализации и реабилитации наркоманов. Сергей Полятыкин, руководитель программ российского благотворительного фонда "Нет алкоголизму и наркомании":
  4. Андрей Белый Начало века Воспоминания в 3-х книгах

    Книга
    Разнобой Экзамены Смерть отца Леонид Семенов "Золото в лазури" Переписка с Блоком Кинематограф "Аяксы" "Орфей", изводящий из ада Знакомство За самоварчиком "Аргонавты" и Блок Ахинея Брат Старый
  5. Совершенно не исследована, а значит, нам предстоят многочисленные открытия

    Документ
    Темой нашего исследования является история детского дома, располагавшегося в нашем селе Тимошкино с 1941 по 1951 год. Выбор темы был, до определенной степени, случаен.

Другие похожие документы..