Поиск

Полнотекстовый поиск:
Где искать:
везде
только в названии
только в тексте
Выводить:
описание
слова в тексте
только заголовок

Рекомендуем ознакомиться

'Презентация'
За отчетный период районным комитетом национально-культурной автономии проделана определенная работа по поддержанию своей культуры, сохранения языка,...полностью>>
'Лекция'
Переход растений от сравнительно однообразных условий жизни в водной среде к наземным сопровождался интенсивным процессом расчленения однородного веге...полностью>>
'Публичный отчет'
рублей 377 38,0 4 883,0 - балансовая стоимость недвижимого имущества тыс. рублей 33 7 4 3133 - балансовая стоимость особо ценного движимого имущества ...полностью>>
'Кодекс'
1. Результатами интеллектуальной деятельности и приравненными к ним средствами индивидуализации юридических лиц, товаров, работ, услуг и предприятий,...полностью>>

Р. Л. Малафеева Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программа

Главная > Программа
Сохрани ссылку в одной из сетей:

Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формалары белән танышу.

  1. Хәл фигыльнең 4 формасын да сөйләмдә куллану.

  1. Хикәя фигыльнең тәмамланмаган үткән заман, күптән үткән заман, кабатлаулы үткән заман формаларын текстта таный белү.

  2. Фигыльнең йөкләтү, уртаклык юнәлешләре белән таныштыру.

  3. Теләк фигыльне (-ыйм/-им, -ыйк/-ик), теләк белдерүнең башка формаларын сөйләмдә куллану.

  4. Боерык фигыльнең III затта төрләнеше.

  5. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.

  6. Фразеологик берәмлек төшенчәсе белән таныштыру.

  7. Билгеләү, билгесезлек, юклык, күрсәтү, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән танышу.

  8. Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

  9. Сөйләмдәге актив ымлыклар белән танышу.

  10. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  11. Аналитик фигыльләр (килеп җитте, укып бетерде) белән танышу.

  12. Атау җөмләләрне сөйләмдә танып белү.

9 нчы сыйныф (136)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без Татарстанда яшибез (16 сәг.)

Татарстанның экономик хәле, чит илләр белән экономик бәйләнешләрен әйтә белү.

Татар музыка сәнгате тарихы турында сөйли белү.

Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмә бирә белү.

Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү.

Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләргә керә, шартнамәләр төзи.

Заһидулла Яруллин – беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты. <…>

София Гобәйдуллина – Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы. <…>

1906нчы елның 22 нче декабре – татар театры туган көн. <…>

Халыкара, хокук, меңьеллык, манара, шәхес, борынгы, башкара, шартнамә, сайлаучылар, сайлыйлар, мөстәкыйль, кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре, сәнгать эшлеклесе, яңгырап тора, гадәт, уен коралы, сәләт, мәдәни үзәк, драма театры, дәртле, нурлы, гасыр, тамаша, тамашачы, оештыручы.

Китап - киңәшчем, дустым минем (18 сәг.)

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы роле турында сөйли белү.

Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар турында сөйләшү.

Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы буенча сөйләшү.

Нинди китаплар, газета-журналлар укуны файдалы, ә ниндиләрен гомер әрәм итү дип саныйсыз? Сезнең өйдә нинди китаплар бар? Сез кызыксынган китаплар киләчәктә сайлаячак һөнәрегез белән бәйлеме?

Китап уку кирәкме, әллә интернет җитәме? Мин ... турында укырга яратам.

Уңышлы бизнес оештыру өчен, беренче чиратта белемле булу кирәк, ... . <…>

Хөрмәт, татар халкы, аерым, инглиз, немец, кытай, гарәп, француз, горурлык, фәнни, гасыр, сирәк, атаклы, дөнья, системалы, билгеле, күрсәтә, ишетелә, чит тел, киңәш, югары белем, ялчы, мәгарә, коткара, уңышлы, белемле.

Һөнәр сайлау (22 сәг.)

Үз гаилә членнарының про-фессияләре турында сөйләшү.

Төрле профессияләргә хас сыйфатлар турында фикер алышу.

Үзеңә ошаган профессияне яклый белү.

Минем әтием заводта токарь булып эшли. Ул үз хезмәтен бик ярата. <…>

Укытучы булу өчен балаларны яратырга, үз фәнеңне яхшы белергә кирәк. <…>

Миңа пешекче профессиясе ошый, чөнки мин тәмле пешерергә яратам.

Мин гөлләр үстерергә яратам. <…>

Мин буйый беләм. <…>

Һөнәри училище, хастаханә, дәвалау, нәтиҗә, чир, кадрлар бүлеге, нефтче, бораулаучы, эш стажы, пешекче, трамвай йөртүче, эшче профессияләре исемнәре, җаваплы, белемле, төгәл, гариза, кабул итү.

Аралашу әдәбе (30 сәг.)

Дуслыкны саклый белү серләре турында сөйләшү

Яшүсмерләрнең бәйрәмнәре турында сөйләшү.

Ярыймы, ярамыймы? Кайчан, нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Сөйләшү әдәбе турында фикер алышу.

Дустыңа дөресен әйтү – авыр, ләкин ...

Син башкаларны тәнкыйтьләргә яратасыңмы? Үзеңдәге нинди сыйфатлар сиңа ошамый?

Гашыйклар көнен кайда, ничек бәйрәм итәләр? Гашыйклар көнендә сез ничек аралашасыз?

Аралаша белү – үзе бер осталык. Кешене тыңлый белмәү – начар гадәт. Кайбер кешеләр гел үзләре генә сөйлиләр. <…>

Күрмәмешкә салышу, әшәке, битараф, тату яшәү, ялкаулана, сугышу, сүгенү, күз йому, гашыйклар, хат, ялагайлык, әңгәмәдәш, читкә борылу, чын күңелдән сөйләшү, елмаеп сөйләшү, чыннан да.

Буш вакыт (25 сәг.)

Спорт төрләре, Татарстанның атаклы спортчылары, төрле спорт түгәрәкләренә йөрү ту-рында сөйләшү.

Дусларыңны спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә инандыру.

Ял көнен уздыруны планлаштыру.

Караган фильм, андагы геройлар турында фикер алышу.

Минем виртуаль дөньям. Компьютер уеннары, прог-раммалар төзү, он-лайн режимында аралашу, төрле сайтларга теркәлү, компьютер белән мавыгу турында сөйләшү.

Миңа төрле спорт төрләре ошый: ... . Мин волейбол белән шөгыльләнәм. Спорттагы кумирым - ... . Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки ... . <...>

Әйдә ял көне дискотекага барабыз. Бүген яңа музыка була.

Миңа бу фильм бик ошады, чөнки … . Төп рольне ... .

Мин үз сайтымны булдырдым.

Дустым белән он-лайн режимда аралашам. <…>

Компютер уеннары белән мавыгу зыянлымы?

шөгыльләнә, түгәрәк, бәлки, күргәзмә, кумир, осталык, бәяләнде, тамашачылар, алкышлар, теләү, күренекле, атаклы, алкышлар, танылган, виртуаль дөнья, сайтка теркәлү, мавыгу, зарарлы.

Табигать һәм кеше (15 сәг.)

“Кеше һәм табигать” про-блемалары буенча сөйләшү.

Мин – табигать баласы. Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Янгын булмасын өчен ... .

Казылма байлыклар, зарарлы матдәләр, агулана, янгын, киләчәк, буын, үсемлек, кими, куркыныч.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (10 сәг.)

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә белү. 9нчы Май – Җиңү көне, Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар турында сөйләшү.

Бөек Ватан сугышы 1941нче елда башлана. <…>

Бөек Ватан сугышында безнең әтинең бабасы катнашкан. <…> Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре дә була. <…>

Бөек Ватан сугышы, дәвам итә, яралылар, һөҗүм итә, көчле сугыш, очучы, чигенә, буын, элүче, байрак, өлкән, әсирлек.

Урта звенода уку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең авторлары: Дәрдемәнд (Бер хәзинә), Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Һакташ, С.Хәким, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, И.Гази, М.Мәһдиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, В.Нуриев, Ф.Шәфигуллин, М.Галиев, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Л.Лерон, Н.Мадьяров, З.Гомәрова, Р.Вәлиев, Р.Вәлиева,Н.Гыйматдинова, М.Газизов, В.Осеева, Ю.Ермолаев.

9 нчы сыйныф

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.

  1. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

  1. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

  2. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  3. Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

  4. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.

10 нчы сыйныф (102)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Белем һәм тормыш (15 сәг.)

Киләчәккә минем сайлаган юлым. Теләк һәм мөмкинлекләр.

Казан дәүләт университеты турында сөйли белү.

Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсе турында сөйли белү.

Төрле телләр өйрәнү кирәклеге турында сөйләшү.

Чит илләрдәге татарлар тормышы турында сөйләшү.

Син кем булыр идең? Ни өчен алай уйлыйсың? ... булу өчен нинди булырга кирәк? Син бүген киләчәккә ничек әзерләнәсең?

Казан дәүләт университеты 1804 нче елда ачыла.

Н.И.Лобачевский исемендәге китапханә Казан университетында урнашкан. <…>

Татар телен һәм чит телләр белү бик кирәк, чөнки ... .

Телләр белгән – илләр гизгән фикерне ничек аңлыйсың? Конкурент шәхес булу өчен телләр белү кирәкме? Синең тормышыңда татар теле нинди роль уйный? Син кайсы телне күбрәк беләсең, ни өчен?

Туры килә, мөмкинлек, әрәм итү, сердәш, кыйммәтле, мәгънәсез, хәсрәт, ялгызлык, алыштырыла, иркен сөйләшә, гарәп әлифбасы, латин графикасы, төбәк.

Таралган, зыялы, хөрмәт яулый, түзә, көчле ихтыярлы, фәлсәфи.

Шушы яктан , шушы туфрактан без... (15 сәг.)

Татар халкы тарихы турында турында белешмә бирә белү. Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында сөйләшү.

Татарстанның сынлы сәнгате турында кыскача сөйли белү

Яшәгән төбәгеңдә сине борчыган проблемалар турында сөйләшү.

Татарстанда яшьләр хәрәкәте, яшьләрнең төрле акцияләрдә катнашуы.

Борынгы Болгар дәүләте Идел буенда барлыкка килә... . Сөембикә манарасы – Казанның күренекле архитектура истәлеге...

Б. Урманче, С. Ахун. Х. Якупов, Л. Фәттахов – Татарстанның атаклы рәссамнары.

Син яшәгән төбәктә сине нәрсә борчый. Киләчәк авылын, шәһәрен ничек күз алдына китерәсең?

Волонтер – эш сөючән, намуслы, аралашучан, кешеләргә булышырга теләге булган кеше.

“Парклар маршы”нда, “Чиста шәһәр”, “Чыршы” акцияләрендә катнашу - һәркемнең дә бурычы, чөнки ... .

Болгар, Биләр, төрки, кабилә, сәүдә, буйсынган, күн, дан казанган, мөселман, ислам дине, гонаһ, мунча, бәхәсләшкәннәр, тәнкә, оста, ханбикә, бәет, патша, патшабикә, тәкъдим итә, таләп итә, кияүгә чыга, меңъеллык, Казансу, Спас, истәлек, кирпеч, манара, шәхес, мәчет, хан, шәкерт, һәлак була, яндырыла, илче, эш сөючән, намуслы, аралашучан, катнаша, яшьләр хәрәкәте, сынлы сәнгать, бурыч, теләк, сәләтле.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! (22 сәг.)

Сәламәт булу – үзе бер бәхет.

Зарарлы гадәтләр, алардан ничек котылырга?

Модага ияреп киенү һәм сәламәтлек.

Сәламәт булу өчен, беренче читратта ... . Дөрес туклану организм өчен бик файдалы, чөнки ... .

Зарарлы гадәтләрне булдырмас өчен ... . Синеңчә ничек? Тәмәке тарту, сыра эчү кафеда утыру – заманча яшәүме?

Хатын-кызлар – булачак аналар, шуның өчен... .

Ничек уйлыйсың, кием сайлаганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәбез? Кием матур булып күренү өчен генәме, әллә ... . Еш авыру сәбәпләренең берсе – дөрес киеммәү.

Яхшырта, спорт төрләре, акыл хезмәте, физик хезмәт, туклану, кыздырылган, агулы матдә, күңел болгану, баш әйләнү, һуштан язу, яман шеш, бозыла, шәраб, сыра, аракы, исерткеч эчемлекләр, томалый, агулана, татып карау, кешелексезлек, кәсеп, кулланучы, керем, мәҗбүри, укол кадау, күнегә, хәлсезләнә, начарлык, дару кабул итү.

Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла (15 сәг.)

Дустым, аның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яхшы һәм начар гадәтләре, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре.

Минем дустым эшчән, ләкин ул бик тиз кызучан ... . Әгәр дустыңның кайгысы бар икән, аны уртаклаша бел, ярдәм ит ... . Исәп-хисапка, алдашуга корылган дуслык ... . Бер-береңне хөрмәт итүгә, саклауга корылган дуслык ... .

Тәэсир итә, хыянәт итә, буйсына, уртаклаша, тиз кызучан, битараф, ялагай, үзсүзле, тугры, яхшылык, мәкерле, исәп-хисап, мавыгу, теркәлү, горурлык, кочаклашу, үбешү, дорфа, вак җанлы, ризалык, бозыклык, сафлык, хис, гадәтсез.

Саф хисләр, беренче хисләр... (25 сәг.)

Кызлар-малайлар дуслыгы, үзара аралашу әдәбе буенча сөйләшү.

Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш турында сөйләшү.

Бергә ял итү турында сөйләшү.

Без Оля белән 8 нче сыйныфта дуслаштык. <...>

Миңа ... кызлар ошый.

Ул миңа бик ошый. Мин аның ... сыйфатларын яратам.

Син дискотекага барырга телисеңме?

Минем театрга барасым килә.

Горур, горурлык, җитди, тәмле телле, сүгенү, әшәке сүз, аз сүзле, шаян, мин-минле, мәхәббәт, саклау, танышу, ышану, ышанмау, гашыйк булу, бер-береңә тартылу.

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый (15 сәг.)

Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан кызлары һәм улларының батырлыгы.

Муса Җәлилнең куен дәфтәрләрен илгә алып кайтучы кеше – Андре Тиммерманс. <...>

Муса Җәлилнең көрәш биографиясен Константин Симонов, Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин өйрәнә. <...>

Г. Гафиятуллин – Советлар Союзы Герое А. Матросов батырлыгын кабатлады. <...>

Мәгънә, куен дәфтәре, тентү, хыянәтче, үкенечле, сер эзләүче, көрәштәш, тоткынлык, васыять, каһарманлык, күмелгән, илчелек, мәрмәр, үлем ярасы, ыргытты, каплады, капланды, талаучылар, тәүлек.

11 нче сыйныф (102 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Алда юллар, кайсын сайларга? (26 сәг.)

Югары уку йортлары һәм без сайлаган һөнәрләр.

Бүгенге икътисади тормыш-тагы яңа һөнәрләр.

Бүгенге мәктәптә мине борчыган проблемалар.

Без сайлаган профессияләр, аларга куелган таләпләр.

Татарстандагы югары уку йортлары: ... . Мин киләчәктә югары уку йортында укырга телим, чөнки ... .

Социологлар, логистлар, промоутерлар – алар кемнәр?

Безнең заманга аттестатлы кешеләр түгел, белемле кешеләр кирәк. <...> Бүгенге мәктәптә мине күп мәсьәләләр борчый. <...> Киләчәк мәктәбен мин шулай күз алдына китерәм: ... . <...>

Минемчә, табиб, иң беренче чиратта, шәфкатьле, җаваплы, булырга тиеш.

Киләчәк, уку йорты, заман, киләчәк мәктәбе, борчый, икътисади, шәфкатьле, җаваплы.

Шушы яктан , шушы туфрактан без ... (12 сәг.)

Татарстанның яңа экономик үсеш дәрәжәсе, дөньякүләм аренада бүгенге урыны.

Татарстанның бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше, Казандагы яңа спорт корылмалары турында сөйләшү.

Татарстанның экономик куәте белән бүген бик күп чит илләр кызыксына. <...>

2013 ел бөтендөнья спорт тарихында Татарстанның яңа урынын билгеләде. <...>

Су спорт сараенда синхрон йөзү буенча ярышлар була. <...>

үсеш дәрәҗәсе, экономик куәте, дөньякүләм урыны, өлеш, бөтендөнья тарихы, ярышлар, спорт корылмалары.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше (14 сәг.)

Спорт төрләре, дөньякүләм танылган спортчылар,

Татарстанның атаклы спортчылары.

Шәһәребездә, авылыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар. Алар нинди?

Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү.

Россиядә спорт тарихында 2013-14 нче ел вакыйгалары... . Биеклек королевасы Елена Исинбаева... . Татарстан спортчысы Гөлнара Сәмитова-Галкина Пекинда олимпия уеннарында яңа дөнья рекорды куйды.

Спорт секцияләренә һәркем йөри аламы? Яшьләр спорт белән шөгыльләнсен өчен нинди шартлар һәм чаралар оештырыр идең?

Сәламәт яшәү – һәркемнең үз кулында. Моның өчен сәламәт яшәү кагыйдәләрен белергә кирәк. <...>

Биеклек, дөнья рекорды, шартлар, чаралар, олимпия уеннары, һәркем, беркем, һичкайчан.

Гаилә һәм балалар (25 сәг.)

Балаларны ярату, саклау, укыту - ата-ананың балалар алдындагы бурычы. Ятим балала проблемасы.

Балаларның ата-аналар каршындагы бурычы, өлкәннәргә мөнәсәбәт проблемалары.

Балалар йортында ятимнәр саны кимеми, чөнки... . Һ.Такташның «Ана-бөек исем,

Нәрсә житә ана булуга!” дигән шигъри юллары белән мин килешәм, чөнки.... .

Өлкәннәрне ихтирам итү, алар турында кайгырту, аларга булышу – яшьләрнең иң беренче бурычы.

Ятим, ятимлек, балалар йорты, меценатлык хәрәкәте, рәхмәтле, бүлешү, картлык, кайгырту, рәнҗү, үкенү, искә алу, оныту, беренчел.

Беренче хисләр , гаилә кору... (25 сәг.)

Дуслык мәхәббәткә әверелә аламы?

Дуслыкта, мәхәббәттә кызлар-ның һәм егетләрнең роле. Мәхәббәт һәм байлык.

Без гаилә корырга әзерме?

Катнаш гаиләләр, аларның киләчәге?

Дуслык һәм мәхәббәтнең нигезе - ... . Бер-береңне ярату – ул ... . Минем яраткан кызым (егетем) – ул ... . Минем яраткан егетем (кызым) миңа игътибарлы, минем өчен борчыла ...

Чын ир-ат булсаң, ... .

Гаилә кору – зур жаваплылык, чөнки... . Гаилә кору өчен... . Үпкәләшүнең төп сәбәпләре... . Катнаш гаилә озын гомерле була алмый, чөнки... .

Көнләшү, аптырау, ялкынланып яну, шелтәләү, чын ярату, ошата, кызыксындыра, коткара, яра, тормыш рәхәтлекләре, көнләшә, көнчел, җаваплылык, катнаш гаилә, үпкәләшү.

Югары сыйныфларда уку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең авторлары: Ф.Әмирхан, Г.Камал, Һ.Такташ, Ә.Еники, Г.Ахунов, Г.Кутуй, Г.Әпсәләмов, Х.Туфан, И.Юзеев, М.Мәһдиев, Г.Сабитов, Т.Миңнуллин, Р. Миңнуллин, Г.Гыйльман, Н.Гыйматдинова, Р.Гаташ,Р.Фәйзуллин, Ф.Яруллин, Р.Батулла, З.Мансуров, М.Насыйбуллин, А.Гыймадиев, Л.Шагыйрьҗан, Ф.Сафин, З.Хәким, М.Мәликова, Ә.Гаффар, Л.Ихсанова

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

5-9 нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реп-лика

6-7 реп-лика

7-8 реп-лика

9-10 репли

ка

11-12 реп-лика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фра-за

8-10 фра-за

10-12 фраза

10-12 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

5.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

8-10сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

сочинение

5-7 җөм-лә

7-8 җөм-лә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

10-11 нче сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

10

11

1.

Тыңлап аңлау

1,5-2,0 минут

2-2,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

13-14 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

12-14 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

5

5

5.

Уку

95-100 сүз

95-100 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

25-27 сүз

28-30 сүз

сочинение

12-15 җөмлә

13-15 җөмлә

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистика фәне координатив типтагы (ана телендә һәм өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралашу), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Программа авторлары рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне контрольгә алу өчен “коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк = а : р, кайда Үк – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8 була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре нинди дә булса грамматик категорияне үзләштерү дәрәҗәсе белән генә билгеләнми, ә программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

Рус телле балаларга татар теле укыту процессын коммуникатив технология нигезендә оештыру үзенчәлекләре.

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган булуында. Цикл - текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.

Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. 1нче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Әгәр тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлү укыту планына кертелгән икән, без аларны татар теле дәресләре дип атарбыз, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атарга мөмкин. Дәрес тибы ягыннан лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК) була. Бу тип дәрес тә текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Текстан соң булган этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар. Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә.



Скачать документ

Похожие документы:

  1. Комплексный анализ текста. Сочинение-миниатюра учитель русского языка и литературы: Малафеева М. Я

    Сочинение
    Пушкиноведы до сих пор спорят о том, кому обращено пушкинское признание – к Онегиной, к Н. Гончаровой. Точного адресата так и не найдено. Он остался тайной писателя.
  2. Асобы аляксандр тамковіч

    Документ
    Кніжка, якую Вы трымаеце ў руках, склалася з нарысаў, надрукаваных у газеце “Новы час”. Традыцыя даўно і не намі прыдуманая, але слушная і жыццём пацверджаная.
  3. Сначалом года в 16 регионах России стартовали пилотные проекты по созданию центров для социализации и реабилитации наркоманов

    Документ
    С началом года в 16 регионах России стартовали пилотные проекты по созданию центров для социализации и реабилитации наркоманов. Сергей Полятыкин, руководитель программ российского благотворительного фонда "Нет алкоголизму и наркомании":
  4. Андрей Белый Начало века Воспоминания в 3-х книгах

    Книга
    Разнобой Экзамены Смерть отца Леонид Семенов "Золото в лазури" Переписка с Блоком Кинематограф "Аяксы" "Орфей", изводящий из ада Знакомство За самоварчиком "Аргонавты" и Блок Ахинея Брат Старый
  5. Совершенно не исследована, а значит, нам предстоят многочисленные открытия

    Документ
    Темой нашего исследования является история детского дома, располагавшегося в нашем селе Тимошкино с 1941 по 1951 год. Выбор темы был, до определенной степени, случаен.

Другие похожие документы..