Поиск

Полнотекстовый поиск:
Где искать:
везде
только в названии
только в тексте
Выводить:
описание
слова в тексте
только заголовок

Рекомендуем ознакомиться

'Экзаменационные вопросы'
Беккера и ее влияние на практику управления персоналом концепция анализа человеческих ресурсов Э. Флэмхольда практическое применение концепций “качес...полностью>>
'Автореферат'
Защита состоится 10 ноября 2009 года в 14.00 часов на заседании диссертационного совета Д. 212.216.01 по защите диссертаций на соискание ученой степе...полностью>>
'Семинар'
Особенности продвижения в сферах В С и В В. Определение ценовой категории услуги. Определение временных рамок стратегической программы....полностью>>
'Урок'
Человеческое искание истины не может быть без человеческих эмоций. Учение в школе - тот же поиск истины. И кто как не мы, учителя, должны дать эмоцио...полностью>>

Р. Л. Малафеева Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программа

Главная > Программа
Сохрани ссылку в одной из сетей:

Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта II зат төрләнешен сөйләмдә куллану.

  1. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  1. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  2. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  3. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

  4. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану.

  5. Эшләргә телим конструкциясен сөйләмдә куллану.

  6. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.

  7. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

  8. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.

  9. Татар телендә исемнәргә аффиксларның кушылу тәртибе белән таныштыру.

  10. -лык/-лек; -даш/-дәш, -таш/-тәш исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

  11. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

  12. Җөмләдә ия белән хәбәрнең зат-санда ярашуы.

  13. Мин, син, ул зат алмашлыкларын төшем килешендә сөйләмдә куллану.

6 нчы сыйныф (170 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яңа уку елы котлы булсын! (30 сәг.)

Китапның якын дус, киңәшче икәнен аңлата, китап укырга киңәш бирә белү.

Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Китапханәгә язылу өчен белешмә тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый белү.

Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү..

Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү.

Китап укырга кирәк. Китап якын дус, чөнки ... .

К.Насыйри—тарихчы, ... . <...>

Ул дәреслекләр авторы.

Минем исем – фамилиям ... . <...>

Беренче китапны ... .<...>

Көндәлекне саклап тота, ... .

Киңәшче, төрле киңәш, фән, бәхәс, бәхәсләшә, таныша, тарихчы, тәрҗемәче, телче, галим, аңлатмалы сүзлек, искә төшерә, теләсә-кая ыргытмый, ертмый, шапшак, ташлый, чүп-чар, бөкли, мактана, иске, саклап тота, яшь, турында, зарлана, шундый, майлы, буялды, ачыла, ябыла, почмак, китап басучы, кулъязма, һәйкәл.

Мин зур ярдәмче (30 сәг.)

Нинди эшләр эшләргә яратка-ныңны, эшләргә теләгәнеңне, нәрсәләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү.

Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү.

Образларга бәя бирә белү.

Мин гөлләргә су сибәргә яратам. Мин бакчада эшләргә телим.

Әбигә булышырга кирәк, чөнки ул ... .

Минемчә, Әхмәт ялкау түгел, ул ... .

Шаян, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә, әлбәттә, ялгышты, мактый, күңелсез, бөтен, үзем, бергә, башы, уртасы, ахры, терелә, югалтты, тапты, балалар бакчасы, пәке, гадел.

Минем дустым (25 сәг.)

Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди? проблемалары буенча сөйләшү.

Укыган хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

Дус гадел, ... . Дуслар белән күңелле, дуслар бер-берсенә булышалар, ... .

Дуслар бергә дәрес әзерлиләр, ... .

Минем дустым намуслы, ... . <…>

Авыр хәл, гадел, алдаша, намуслы, бер-берсенә, рәхәт, шатланды, вата, шәфкатьле, һәр, игътибарлы, үпкәли.

Туган көн – күңелле бәйрәм (13 сәг.)

Туган көнгә чакыра белү ка-гыйдәләре турында киңәш-ләшү.

Төрле рецептларны сөйли белү.

Кунакларны сыйлау, кыстау формалары.

Туган көннең вакытын, урынын алдан әйтергә кирәк.

“Зебра” тортын пешерү өчен ... .

Табынга утырыгыз, әйдә чәй эчәбез, торт алыгыз. <...>

тәмләткечләр, тавык (сарык) ите, җитешегез, пешерү өчен, шикәр комы, каймак, дөге, корт.

Туган җирем- Татарстан (30 сәг.)

Татарстанда яшәүче миллә-ләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү.

Татарстанның табигате турында сөйли белү.

Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү.

Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү.

Татар язучыларының, ша-гыйрьләренең, җырчылары-ның исемнәрен атый белү Театрга чакыра, караган спектакль турында фикереңне әйтә белү.

Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар яшиләр. Мин русча, татарча сөйләшә беләм. Вася нинди телдә сөйләшә?

Казан - зур, матур шәһәр. <…> Казанда Г.Тукай музее бар. <…>

Сара Садыйкова – танылган композитор, җырчы. Салават Фәтхетдинов – атаклы җырчы.

Мин “Авыл эте Акбай ”пьесасын карадым. Авторы – Туфан Миңнуллин. Спектакль миңа бик ошады.

Дәүләт, күпмилләтле, дәүләт телләре, яңалыклар, ил, балалар, яшьләр театры, курчак театры, күренекле, рәссам, кызыксына, гармун, курай, танылган, атаклы, Татар дәүләт академия театры, дөнья, иҗат итә, атаклы, галим.

Дүрт аяклы дусларыбыз (22 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Дүрт аяклы дсларыбызның хуҗаларына карашы турында сөйләшү.

Минем этем бар. Ул йонлач, ... . <...>

Тәмлетамак - иркә, ялкау мәче.Ул хуҗасын яратмый, тыңламый. <...>

Улый, кочаклый, иркә, хәйлә, ялганлый, тәпиен бирә, токым, коерыгын болгый, сагына, күрешә, сөяк, оя, тук, онык, сабыр, күчтәнәч.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл (20 сәг.)

Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәген сөйли белү.

Төрле спорт түгәрәкләренә йөрү турында сөйләшә белү

Көндәлек режимны сакларга, чыныгырга, тәртипле яшәргә кирәк. <...>

Син нинди спорт түгәрәгенәйөрисең? Мин айкидо түгәрәгенә йөрим.

Саклый, чыныга, тәмәке тарту, зарарлы, еш, яланаяк, җиңде, җиңелде, акыл хезмәте, тәҗрибә.

6 нчы сыйныф

  1. Туры сөйләм белән таныштыру.

  1. Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, текстта таный белү.

  1. Хәл фигыльнең -гач/-гәч, -кач/-кәч формасы белән таныштыру.

  2. Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.

  3. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  4. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

  5. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

  6. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

  7. Барыйм әле төзелмәсе белән таныштыру.

  8. Чакыру кәгазе яза белү.

  9. Барасы килә, эчәсе килми төзелмәләре белән таныштыру.

  10. Җыю, микъдар, тәртип саннарының кулланылышын кабатлау.

  11. Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.

  12. Минем барасым килә (килми) төзелмәсен куллану.

7 нче сыйныф (170 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яхшы уку җиңелме? (30 сәг.)

Яңа уку елындагы яңалыклар, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү.

Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйләшү.

Яхшы уку серләре турында сөйләшү.

Яхшы уку әчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Быел безнең сыйныф җитәкчесе яңа. <...> Безгә яңа фәннәр керә. <...>

Самат китапны саклап тотмый, теләсә кая ыргыта. <...>

Яхшы уку өчен көн дә дәрес әзерләргә кирәк, ... . <...>

Яхшы уку өчен тырыш, игътибарлы булырга кирәк. <...>

Сыйныф җитәкчесе, фән, имтихан, тикшерә, аеруча, искиткеч, ярыйсы, тутыра, уртача, фән, уку әсбаплары, пышылдый, тырыша, көзге, онытырга, күчерергә, игътибарлы булырга, чирек азагы, үз сүзендә торучан, белем, надан, эшмәкәр.

Мин һәм минем яшьтәшләрем (20 сәг.)

Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү.

Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Алдашу– иң яман гадәт, хатаңны тану – батырлык икәне турында сөйләшү.

Минем дустым озын буйлы, ... . <...>

Мин дискотекага кызыл күлмәк киям. Кызыл төс ... .

Алдашсаң, үзең кыен хәлдә каласың. Бер алддашсаң, сиңа ышанмыйлар ... .Үз хатаңны тану, гафу үтенү өчен ихтыяр көче кирәк.

Ябык, таза, киң җилкәле, кыска буйлы, бөдрә, җирән, тупас, оялчан, киң күңелле, усал, булдыклы, җитез, заманча, каеш, өр-яңа, игътибар үзәге, аксыл-көрән, тынычлык, универсаль, алдакчы, алдашты, ялганчы, кызарды, кайгы, тынычландырды, үкенде, оялды, гафу үтенде, начарлык, сукыр, нур, җиңелде, җиңде, бата, коткарды, ихтыяр көче.

Безнең ял (25 сәг.)

Үз фикереңне белдерә белү.

Буш вакыт – ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга?

Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү ... .

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Кәрәзле телефон, ноутбук, МР3- плеерларны куллану, компьютерга бәйлелек турын-да сөйләшү.

Мин бу фикер белән риза. Мин дә шулай уйлыйм. <...>

Буш вакыт – ул ... . <...>

Минем буш вакытым аз, чөнки ... . Әгәр буш вакыт булса, ... . <...>

Минем яраткан шөгылем - ... . <...>

Кәрәзле телефоннан күп сөйләшү сәламәтлеккә зыянлы. <...>

Риза (түгел), фикерем башка, файдалы(сыз), файдаланырга, теләгәнчә, ирекле, кайберәүләр, көнозын, төкерә, сыра, бушка гомер үткәрә, тик йөрү, кул чабу, тамаша, шөгыль, тапшырулар, кәрәзле телефон, зыян, беррәттән, бәйлелек, акча туздыру, җитди, мавыгу.

Өлкәннәр һәм без (20 сәг.)

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте турында сөйләшү.

Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү.

Дусларыңа үз-үзеңне әдәпле тоту буенча киңәш бирә белү.

Кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели, ә өлкәннәр моңа риза түгел . <...>

Әни, миңа дискотекага барырга рөхсәт ит әле.

Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. <...>

Әниләрне борчырга ярамый. <...>

Үзләренчә, өлкәннәр, кечкенәләр, мөнәсәбәт, ялгышу, хаклы, һәркем, кыланыш, рәнҗи, ояла, модада түгел, шәфкать, борчу, борчыла, хөрмәт итү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (15 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек турында сөйләшү.

Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары турында сөйли белү.

Дүрт аяклы дустым сагына белә, ... .

Дүрт аяклы дусларга мәрхәмәтле булырга кирәк, чөнки ... .

Этләр яхшы элемтәче булганнар, басуларны миналардан чистартканнар. <...>

Тугры, таный, Бөек Ватан сугышы, батырлык, элемтәче, хәбәр, яралы, алып чыга.

Әдәбият – сәнгать дөньясында (25 сәг.)

Татар җырчылары, компози-торлары турында сөйли белү.

Татар сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә бирә белү.

Татар рәссамнары, сәнгать эшлеклеләре турында сөйли белү.

С.Сәйдәшев татар халкының беренче композиторы. <...> С. Садыйкова – танылган композитор. <...> Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова татар халкының яраткан җырчылары. <...>

Харис Якупов – портрет һәм пейзажлар остасы. <...>

Ирек Мөхәммәдев – бөтен дөньяга танылган биюче.

Остаз, мәңге, сердәш, ышанычлы, тәҗрибәле, фикердәш, моңлы, төбәк, хыяллана, ягымлы, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате, гашыйк, күргәзмә, пейзаж остасы, халыкара фестиваль, ия була, төп партия, атказанган артист, талантлы шәхес.

Без Татарстанда яшибез (20 сәг.)

Татарстанның территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.

Казанның тарихи урыннары турында сөйли белү.

Татарстан республикасының территориясе ... . Ул Башкортстан, Оренбург өлкәләре белән чикләшә. Республикада ... климат. Республика ... кебек файдалы казылмаларга бай.

Казан тарихи истәлекләргә бик бай. <...>

Затлы, мул, уңдырышлы туфрак, кара алтын, ком, газлаштыру, файдалы казылмалар.

тарихи, үзәк, борынгы, вакыйга, югары уку йортлары.

Юл йөрү кагыйдәләре (15 сәг.)

“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгермәч” республика конкурсы турында сөйләшү.

Мин яшь юл хәрәкәте инспекторы. Хәзер рейдка чыгам. <…> “Имин тәгәрмәч” республика конкурсында Тимур җиңде. Ул беренче урын алды.<…>

Тәгәрмәч, юл хәрәкәте, имин, штраф салу, тизлек, эшчәнлек, җәрәхәтләнде, туктатты, исерек, ашыгыч ярдәм машинасы.

7 нче сыйныф

  1. Хәл фигыльнең 4 нче формасы (-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче) белән таныштыру; -ып, -еп,-п; -гач-гәч/-кач-кәч формаларын сөйләмдә куллану.

  1. Исем фигыль формасы белән таныштыру.

  1. Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану.

  2. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  3. Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.

  4. Синоним һәм антоним сүзләрне сөйләмдә куллану.

  5. Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

  6. Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру ( да, дә, та, тә; гына/генә, иң, бит, инде).

  7. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

  8. Җыючы (һәм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

8 нче сыйныф (136 сәг)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Күп укыган – күп белер (28 сәг.)

“Яхшы уку җиңелме?” проблемасы буенча сөйләшү.

“Яхшы уку һәм яхшы яшәү” проблемасы буенча фикер алышу.

Интернет аша үз белемеңне күтәрү турында сөйләшү.

Татарстанның Милли китапханәсе турында сөйли белү.

Яхшы уку өчен үзеңә күп таләпләр куярга кирәк: дәрестә игътибарлы булырга, көн дә өй эшен эшләргә кирәк. Өй эшен күчерергә ярамый. <...>

Яхшы яшәү өчен яхшы уку кирәкме? Минемчә, ... .

Син интернет белән дусмы?

Рефератка материалны интернеттан алдым.

Татарстанның Милли китапханәсе Казанда урнашкан. <...>

Өлгерә, соңга кала, җитешә, иртәрәк, арый, сүз бирә, сүзендә тора, оныта, вакытында, борчыла, тантаналы, узды, бүлек, ялгышты, хәзинә, ком-пьютерлаштырылган, аралаша, килешү, аңлатмалы сүзлек, мәдрәсә, фарсы, гарәп, эзли, эзи, аралашу, чит ил, килешү, сирәк басма, атаклы.

Мин һәм минем яшьтәшләрем (30 сәг.)

Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү

Яшүсмерләрнең мөнәсәбә-тендә алдашу, ялганлашу кебек күренешләргә үз карашын белдерә белү.

Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюдҗетына үз өлешләрен кертә алулары турында сөйләшү.

Укучылар арасындагы яшь талантлар турында әйтә белү.

Яшьтәшләреңне хөрмәт итәргә, аларга игътибарлы булырга, ... кирәк, Миңа эшчән кызлар, тәмәке тартмый торган малайлар ошый. <...>

Ялганлашу – начар гадәт. Җиңү ялганга нигезләнергә тиеш түгел.

Җәй көне мин хезмәт бригадасында (хезмәт лагеренда) эшләдем.... . “Яшелләндерүчеләр” бригадасында хезмәт хакы зур булды... . Көнлек хезмәт хакы ... сум иде. Мин гаилә бюджетына үз өлешемне кертергә тырышам...

Безнең сыйныфта Оля бик матур җырлый. <…>

аралашу, ялганлашу, һичшиксез, кызара, хата тану, читләшә, гаеп эзли, ялгышын тану, үпкәләшү, мөнәсәбәт, ялгыз, дәрәҗә, иркен, сөйкемле, тыйнак, ягымлы, сыра, тәмәке, батыр, горур, үз-үзеннән артык канәгать, ант итү, кызыксыну, адым, терелә, көнозын, гарьләнү, елак, көнләшү, чая, кызыксыну, серле, төп роль, хезмәт бригадасы, яшелләндерү, чистарту, хезмәт хакы, гаилә бюджеты, үз өлешем.

Буш вакытымны мин ничек үткәрәм? (22 сәг)

“Егетлек" проблемасы буенча сөйләшү.

Яраткан музыкаң буенча фикер алышу.

Виртуаль аралашуның төрле ысуллары турында сөйләшү.

Нәрсә ул егетлек? Буш вакытны ничек үткәрү егетлек була ала?

Миңа күбрәк татарча рэп ошый. Мин “Иттифак” төркеме белән кызыксынам. <...>

Минем интернетта үз сайтым, электрон адресым бар. Мин интернеттан файдалы мәгълүматлар алам. <...>

Тәртипсезлек, көчлелек, өлгерлек, егетлек, тупаслык, эшсезлек, башкаручы, иң, әйләнә-тирә, уртак тел табу, эчке дөнья, уен-көлке, игътибар үзәге, читләшү.

Табигать һәм кеше (18 сәг.)

Табигатькә сак караш турында сөйләшү.

Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү

“Яшел планета” конкурсында, Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләрендә катнашу турында сөйләшү.

Ял иткән урынны чиста калдырырга кирәк, чөнки ... .

Чишмәләр изге урын, ял итү урыны, шуңа күрә ...

Оксана “Яшел планета” конкурсында беренче урынны алды, чөнки ул ... .

көрәшү, ягулык, учак ягу, чүп-чар, пычрату, чишмә, Җир шары, дым саклау, катнаша, җиңә.

Без Татарстанда яшибез (20 сәг.)

Татарстанның урнашкан урыны, климаты, мәйданы, табигый байлыклары турында сөйли белү.

Казан шәһәрендәге яңа үзгәрешләр турында сөйли белү.

Казанның бүгенге йөзе, архитектура истәлекләре, яңа ял итү урыннары.

Татарстан Европаның көнчыгышына урнашкан.

Казан метросының Г.Тукай тукталышы миңа ошады. <…> Казанда яңа спорт корылмалары төзелде ... .

Сиңа Бауман һәм С-Петербург урамнарының кайсы күбрәк ошый? Без аквапаркта ял итәргә яратабыз, чөнки ... .

Европа, көнчыгыш, чикләшә, мәйдан, төньяк, көньяк, күмер, бакыр, балчык, бүгенге йөзе, кайсы, оештырыла, истәлек, корылмалары.

Татарстанның күренекле әдипләре (18 сәг.)

Габдулла Тукай, Муса Җәлил Абдулла Алиш турында сөйли белү. Аларның шигырьләрен яттан сөйләү.

А.Алиш, Галимҗан Ибраһи-мов турында белешмә бирә белү, әсәрләренең эчтәлеген кыскача сөйләү.

Габдулла Тукай 1886нчы елда мулла гаиләсендә туа. <…>

Муса Җәлил – Советлар Союзы Герое. <…>

Абдулла Алиш – Җәлилнең иптәше.

Мәдрәсә, ятим, үги әби, иҗат итә, ачы язмыш, яланаяк, асрарга, олаучы, гаҗәпләнде, кала, күрше авыл, мәкалә, әдәби әсәр, Бөек Ватан сугышы, әсирлек, тоткынлык, көрәш, төрмә, фашизмга каршы, легионерлар, үлемсез, мәңгелек, дан.

8 нче сыйныф



Скачать документ

Похожие документы:

  1. Комплексный анализ текста. Сочинение-миниатюра учитель русского языка и литературы: Малафеева М. Я

    Сочинение
    Пушкиноведы до сих пор спорят о том, кому обращено пушкинское признание – к Онегиной, к Н. Гончаровой. Точного адресата так и не найдено. Он остался тайной писателя.
  2. Асобы аляксандр тамковіч

    Документ
    Кніжка, якую Вы трымаеце ў руках, склалася з нарысаў, надрукаваных у газеце “Новы час”. Традыцыя даўно і не намі прыдуманая, але слушная і жыццём пацверджаная.
  3. Сначалом года в 16 регионах России стартовали пилотные проекты по созданию центров для социализации и реабилитации наркоманов

    Документ
    С началом года в 16 регионах России стартовали пилотные проекты по созданию центров для социализации и реабилитации наркоманов. Сергей Полятыкин, руководитель программ российского благотворительного фонда "Нет алкоголизму и наркомании":
  4. Андрей Белый Начало века Воспоминания в 3-х книгах

    Книга
    Разнобой Экзамены Смерть отца Леонид Семенов "Золото в лазури" Переписка с Блоком Кинематограф "Аяксы" "Орфей", изводящий из ада Знакомство За самоварчиком "Аргонавты" и Блок Ахинея Брат Старый
  5. Совершенно не исследована, а значит, нам предстоят многочисленные открытия

    Документ
    Темой нашего исследования является история детского дома, располагавшегося в нашем селе Тимошкино с 1941 по 1951 год. Выбор темы был, до определенной степени, случаен.

Другие похожие документы..