Поиск

Полнотекстовый поиск:
Где искать:
везде
только в названии
только в тексте
Выводить:
описание
слова в тексте
только заголовок

Рекомендуем ознакомиться

'Решение'
На Конференции глав государств и правительств по окружающей среде и развитию в 1992 году в Рио-де-Жанейро был принят один из наиболее известных междун...полностью>>
'Учебное пособие'
Кондратьева, С.С. Финансы: учебное пособие в двух частях. Часть1 /С.С.Кондратьева, Т.Н.Толстых, Н.В.Коротаева; М-во образования и науки Рос.Федерации...полностью>>
'Документ'
В целях активизации процессов финансового оздоровления, содействия реформированию бюджетной сферы и бюджетного процесса, стимулирования экономических ...полностью>>
'Литература'
Научно-фантастические романы Блок А. Лирика Блок А. Поэмы Богомолов В. «Момент истины» («В августе 44-го »). Роман Бондарев Ю. «Горячий снег»....полностью>>

Р. Л. Малафеева Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программа

Главная > Программа
Сохрани ссылку в одной из сетей:

Программаның тематик эчтәлеге

1 нче сыйныф (136сәгать)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Әйдәгез, танышабыз! (15 сәг.)

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.

Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү.

Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен сорый, җавап бирә белү. Уенга чакыра, риза була белү.

Исәнме(сез). Син кем? Мин – Оля. Мин малай(кыз). Синең исемең ничек? Мин - Оля. Бу кем? Бу - Оля.

Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы. Бу Азатмы? Син Азатмы? Әйе, мин Азат. Юк, ул Азат түгел. Сау бул(ыгыз)

Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим.

Сиңа ничә яшь? Миңа 7 яшь. Алсуга 7 яшь. Сиңа 7 яшьме? Әйдә бергә уйныйбыз. Ярый.

Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, хәлләр, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, Рәсәй, ә, уйныйбыз,әйдә, ярый, Шүрәле, бала, күбәләк, эт, песи, Акбай, урман.

1-10 кадәр саннар, ничәнче?

Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар (18сәг.)

Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал. Ничә аю бар? 3 аю бар. Бу зур аю түгел, кечкенә аю. Аю Татарстанда яшиме? Балык йөзә, куян йөгерә, кош оча.

Куян дус, кил монда. Булат Акбай белән уйный. Ул беренче килә. Оля ничек йөгерә?

Сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, чеби, каз, үрдәк, куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, кояш, оча, фил, жираф, арыслан, шүрәле, агач, алмагач, сандугач, укый, утыра, монда, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта, нишли? нишлиләр? кил, дус, әле .

Бакчада, базарда (15сәг.)

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

Син кая барасың? Мин базарга барам. Нәрсә аласың? Бу - кыяр. Кыяр яшел. Миңа кыяр бир(егез) әле. Бакчада нәрсә үсә? Шалкан, кишер, ... . Син нәрсә яратасың? Мин кыяр яратам. Тәмлеме?

Алма бармы? Алма ничә сум? Миңа алма бирегез әле. Мин кызыл чәчәк яратам. Оля, мә кызыл чәчәк.

Кишер, яшелчә, помидор, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, бир әле, мә, ал ничә сум, бирегез әле, чия, карлыган, әфлисун, җыя, чәчәк.

Мәктәптә (10 сәг.)

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, санын әйтә, үзеңә сорап ала белү.

Предметларның урынын әйтә белү.

Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү.

Бу нәрсә? Бу китап. Ничә китап бар? 2 китап бар. Миңа дәфтәр кирәк. Сиңа китап кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле. Мә дәфтәр. Рәхмәт. Бу китапмы? Юк, бу китап түгел.

Китап кайда? Китап сумкада. Сумкада каләм бармы?

Бу нинди дәрес? Математика. Укучы нишли? дәресе. Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Ничек яза? Чиста яза, яхшы укый, каләм белән яза.

Дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? дөрес,

такта, нинди? ничек? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр.

Кыш (10 сәг.)

Кыш билгеләрен әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү.

Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү.

Көн салкын, ... .

Мин чаңгы шуам. Әйдә, чана шуабыз. Син ничек шуасың? Мин яхшы шуам. Әйдә, шугалакка барабыз

Яңа елга кем килә? Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә.Кыш бабай, миңа бүләк бир әле. Мин бәйрәмгә барам.

Кыш, салкын, кар ява, җил, исә, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау, Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, җитә, уенчык, шар, килә, бәйрәм, котлый.

Гаилә, өйдә булышу (10 сәг.)

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү.

Татар халык ашлары исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.

Бу безнең гаилә. Безнең гаилә зур түгел. Бу минем әтием. Аның исеме – Александр Львович.

Әни бәлеш пешерә. Гөбәдия бик тәмле. Мин гөбәдия ашыйм, чәй эчәм

Әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, пешерә, ит, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша, ю, юа, тәмле, идән.

Кунакта (8 сәг.)

Ашарга, чәй эчәргә кыстый белү.

Нәрсә яратуыңны әйтә белү.

Керергә рөхсәт сорый белү.

Туган көн турында сөйли белү.

Туган көн вакытын әйтә белү.

Оля, чәй эч, аш аша.

Син нәрсә яратасың? Мин варенье яратам. Мин варенье белән чәй эчәм.

Керергә ярыймы? Әйдә, уз.

Бүген туган көнем. Без җырлыйбыз, уйныйбыз.

Синең туган көнең кайчан? Минем туган көн 5нче августа.

Кунак, ярый, ярамый, уз, туган көн, кайчан?

Кибеттә (8 сәг.)

Ашамлык исемнәрен әйтә, кибеттән сатып ала белү.

Савыт-саба исемнәрен әйтә, аларны кибеттән сатып ала белү.

Сөт бармы? Сөт ничә сум тора? Миңа сөт бирегез әле.

Бу кашык. Кашык бармы? Кашык ничә сум тора? Синең кашыгың бармы?

Сөт, май, чәй, ипи, сыр, шикәр, конфет, кефир, сок, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак.

Яз (8 сәг.)

Яз билгеләрен әйтә белү. Ни өчен ел фасылының ошаганын әйтә белү.

8 Март бәйрәме белән котлый белү.

Нинди бүләк бирүеңне әйтә белү.

Яз җитә. Тамчы тама, көн җылы, кар эри, кошлар килә.

Әнием, сине 8нче Март белән котлыйм.Сиңа сәламәтлек, уңышлар телим.

Мин әнигә чәчәк бирәм.

Яз, тамчы тама, эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, көн җылы, яз җитә, ни өчен? Котлыйм, уңышлар, телим, бүләк, 8нче март.

Без шәһәрдә һәм авылда яшибез (10 сәг.)

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйли белү.

Нинди республикада яшәгәнеңне әйтә белү.

Нинди транспортта барга-ныңны әйтә белү.

Мин шәһәрдә (авылда) яшим. Безнең шәһәр (авыл) бик матур. Шәһәрдә автобуслар йөри.

Мин Татарстанда яшим.

Мин мәктәпкә автобуста барам.

Безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре.

Сәламәт бул! (8 сәг.)

Тән әгъзаларының, шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү.

Кай җире авыртуы турында әйтә белү.

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй, тәкъдим итә белү.

Бу баш, күз, ... . Миңа сабын бир әле. Синең сөлгең нинди?

Мин бит юам, теш чистартам. Кулың чистамы?

Башым авырта. Синең башың авыртамы? Әйе, авырта. Юк, авыртмый.

Әби, хәлең ничек? Температура бармы? Мә, дару (чәй) эч.

Баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге

теш щеткасы, чистарта, сикерә, сөртә, тарый.

Киемнәр кибетендә (8 сәг.)

Кием исемнәрен әйтә белү, аларның төсен әйтү, нинди кием яратканыңны әйтә белү.

Күлмәк матур, зәңгәр. Мин зәңгәр күлмәк яратам. Синең кызыл күлмәгең бармы?

Чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум.

Җәй (8 сәг.)

Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү.

Җәй җитә. Көн җылы. Җиләкләр, чәчәкләр үсә. Мин урманда җиләк җыям. Мин авылга (бакчага) барам. Җәй көне сабантуй була.

Җәй, көн, елга. күл, җиләк,гөмбә,

Сабантуй.

1нче сыйныф

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  3. Исемнәрнең 1, 2, 3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу.

  5. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.

  6. -мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану.

  7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау жөмләләр белән таныштыру.

  8. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).

  9. Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллануны таныштыру.

  11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.

  12. Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру.

  13. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  14. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  15. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  17. Без зат алмашлыгын сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

  3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.

  4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

  5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

  6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

  7. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

  8. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

  9. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

  10. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү.

2нче сыйныф (170 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без мәктәпкә барабыз (20 сәг.)

Беренче сентябрь турында сөйли белү.

Уку-язу әсбапларының барлы-гын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү.

Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү.

Бүген беренче сентябрь. Көн матур, җылы, кояшлы. Мәктәптә музыка уйный.

Синең дәфтәрең бармы? Юк. Сиңа дәфтәр кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле.

Айрат күнегү эшли (эшләми). Айрат укыймы?

Айрат яхшы укый. Айрат нинди билге ала? Айрат “4”ле ала.

Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Мин икенче сыйныфта укыйм

Кояшлы, уку елы, башлана, сорау бир, җавап бир, сөйли, тыңлый, дәреслек, көндәлек, ел, куя, өй эше, җөмлә, нокта, кичә, кабатлый, билге, дүртле (бишле), күңелле, шигырь, дөрес, хәреф, аваз, иҗек, мисал, мәсҗәлә, тырыш, яхшы.

Көз җитә (15 сәг.)

Көз билгеләрен сөйли белү.

Көз җитә. Урамда салкын, көннәр кыска, төн озын, кызыл, сары яфраклар коела. Кошлар җылы якка китәләр .

Көз, көз көне, көн, төн, җил, исә, яфрак коела, исә, яңгыр, алтын, ай, җылы як, елга, алтын, китә.

Базарда (15 сәг.)

Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү.

Базарга барырга чакыра , кем белән барганыңны әйтә белү.

Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү.

Груша сары, баллы. Син нәрсә яратасың? Мин карбыз яратам.

Әнием, әйдә базарга барабыз. Мин базарга әнием белән барам.

Әйтегез әле, карбыз ничә сум тора?

11-20гә кадәр саннар, ачы, түгәрәк, баллы, чия, карлыган, алма, лимон, груша, слива, миләш, кура җиләге, карбыз.

Мин чисталык яратам (15 сәг.)

Шәхси гигиена предметла-рының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.

Бер-береңә комплимент әйтә белү.

Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү.

Авыру кешегә киңәш бирә белү.

Сөлге нинди? Ул чиста, йомшак, матур... . Мин сөлге белән бит сөртәм. Тарак белән чәч тарыйм.

Синең бантигың матур. Синең чәчең матур. Рәхмәт.

Кай җирең авырта? Минем башым авырта. Температураң бармы?

Дару эч, бал белән чәй эч.

Тамак, муен, үлчи, авырый, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, сөлге, авырый, авырта.

Гаилә, өйдә булышу (20 сәг.)

Гаилә турында сөйли белү. Гаиләдә кемне яратканыңны әйтә белү.

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.

Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

Предмет белән нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

Безнең гаиләдә биш кеше: әни, ... . Мин әнине яратам.

Син өйдә нишлисең? Мин әнигә булышам. Мин савыт-саба юам, гөлгә су сибәм.

Айдар утыр! Өчпочмак аша. Нинди матур табын! Рәхмәт, өчпочмак бик тәмле. Син чәкчәк яратасыңмы?

Мин пычак белән ипи кисәм, кашык белән ашыйм.

Дәү әни (әти), бергә, ял итә, иртәнге аш, көндез-ге аш, кичке аш, әзерли, өстәл, кыстыбый,әйбәт, йомырка, ботка, уң як, сул як, сала, сөртә, кисә, ял көне, өстәл җыештыра, гөл, су, сибә.

Кыш (25 сәг.)

Кышкы табигатьне сурәтли белү.

Һава торышын сорый белү.

Кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү.

Кышкы уеннары төрләрен әйтә, уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.

Образларны характерлый белү.

Кыш җитте. Декабрь, гыйнвар, февраль – кыш айлары. Салкын җил исә, кар ява.

Урамда салкынмы? Әйе, салкын.

Без кошларга җимлек ясыйбыз, җим бирәбез.Син җимлек ясадыңмы?

Мәктәптә чыршы бәйрәме була. Син бәйрәмдә нишлисең? Мин бәйрәмдә җырлыйм.

Әйдә тауга барабыз, чаңгы шуабыз. Мин шумыйм, чанам юк.

Оля, сине Яңа ел бәйрәме белән котлыйм.

Нәсим саран, ул чана бирмәде.

Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, янында, тимераяк, каплый, кыш айлары, җимлек, көтә, кар бабай, кар кызы, бии, күгәрчен, чыпчык, җим, риза, риза түгел, саран, юмарт, тәрбияле.

Туган җирем (25 сәг.)

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәрен әйтә белү.

Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә, аларны сурәтли белү.

Нинди транспортта барганың-ны әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.

Авыл турында сөйли белү.

Син кайда яшисең? Мин Татарстанда яшим. Син нинди районда, шәһәрдә(авылда) яшисең?

Татарстанда Идел, ... елгалары бар.

Татарстанда аю, бүре, ... яши. Миңа куян ошый. Ул тиз йөгерә, матур.

Нинди транспортта барасың? Автобуста барам. Светофорда яшел ут яна – мин юл аша чыгам. Светофорда кызыл ут яна – мин туктыйм.

Авыл янында урман бар. Без урманга барабыз. Авылда күңелле, рәхәт.

Туган як, озын, киң, аз, Идел, Нократ, Ык, Агыйдел,Чулман, ут яна, туктый, аша, туктый, чыга, бара, йорт, буенда, поши, күңелле.

Кибеттә (15 сәг.)

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү.

Бер-береңнең киеменә компли-мент әйтә белү.

Ашамлыклар сатып ала белү.

Бу нинди кибет? Кибеттә нәрсәләр бар? Сания күлмәк кия. Күлмәк ничә сум тора?

Гөлшат, син бүген бик матур. Сиңа бу күлмәк бик килешә.

Миңа 2 кг алма үлчәгез әле. Ипи , шикәр бармы?

Калфак, түбәтәй, сарафан, тун, кия, ошый, сата, сатып ала, ерак, якын, тоз, үлчи, он, акча.

Җәй (20 сәг.)

Җәй көне турында сөйли белү.

Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Менә ямьле җәй җитте. Җәй көне көн жылы, кояшлы, рәхәт. Кояш кыздыра, урамда эссе.

Син җәй көне кая барасың? Мин авылга кайтам.

Оля, син сабантуйга барасыңмы? Сабантуйда нинди уеннар була? Чүлмәк ваталар, көрәшәләр, баганага иенәләр.

Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, су керә, кызына, баганага менә, уен,чүлмәк, көрәшә.

2 нче сыйныф

  1. Без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

  1. Исемнең төшем килешендә төрләнеше белән таныштыру.

  1. Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.

  2. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү.

  3. Әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

  4. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

  5. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану.

  6. Астында, өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  7. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат күплек формасын сөйләмдә куллану.

  8. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан 3 зат формасы белән таныштыру.

  9. Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

  10. 11дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

  11. Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  12. Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.

  13. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

  14. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую



Скачать документ

Похожие документы:

  1. Комплексный анализ текста. Сочинение-миниатюра учитель русского языка и литературы: Малафеева М. Я

    Сочинение
    Пушкиноведы до сих пор спорят о том, кому обращено пушкинское признание – к Онегиной, к Н. Гончаровой. Точного адресата так и не найдено. Он остался тайной писателя.
  2. Асобы аляксандр тамковіч

    Документ
    Кніжка, якую Вы трымаеце ў руках, склалася з нарысаў, надрукаваных у газеце “Новы час”. Традыцыя даўно і не намі прыдуманая, але слушная і жыццём пацверджаная.
  3. Сначалом года в 16 регионах России стартовали пилотные проекты по созданию центров для социализации и реабилитации наркоманов

    Документ
    С началом года в 16 регионах России стартовали пилотные проекты по созданию центров для социализации и реабилитации наркоманов. Сергей Полятыкин, руководитель программ российского благотворительного фонда "Нет алкоголизму и наркомании":
  4. Андрей Белый Начало века Воспоминания в 3-х книгах

    Книга
    Разнобой Экзамены Смерть отца Леонид Семенов "Золото в лазури" Переписка с Блоком Кинематограф "Аяксы" "Орфей", изводящий из ада Знакомство За самоварчиком "Аргонавты" и Блок Ахинея Брат Старый
  5. Совершенно не исследована, а значит, нам предстоят многочисленные открытия

    Документ
    Темой нашего исследования является история детского дома, располагавшегося в нашем селе Тимошкино с 1941 по 1951 год. Выбор темы был, до определенной степени, случаен.

Другие похожие документы..