Поиск

Полнотекстовый поиск:
Где искать:
везде
только в названии
только в тексте
Выводить:
описание
слова в тексте
только заголовок

Рекомендуем ознакомиться

'Документ'
Правила безпеки для спиртового та лікеро-горілчаного виробництва розроблено Українським науково-дослідним інститутом пивобезалкогольної, кондитерської...полностью>>
'Диплом'
Тема реабилитации представителей нетрадиционных религий и сектантских групп заинтересовала меня еще в 70-х годах, когда я впервые столкнулся с предст...полностью>>
'Документ'
Основной задачей складской логистики является оптимизация бизнес процессов приемки, обработки, хранения и отгрузки товаров на складах. Складская логис...полностью>>
'Рассказ'
Моя коллега рассказала о беседе с папой своего ученика. Он высказывал недовольство по поводу того, что современная молодежь не идет в науку. А кто бу...полностью>>

Муниципаль гомумбелем бирү учреждениясе Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының

Главная > Документ
Сохрани ссылку в одной из сетей:

Муниципаль гомумбелем бирү учреждениясе

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының

2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

РАСЛАНДЫ:

Педогогик совет беркетмәсе

№ __ ___ январь 2010ел

Мәктәп директоры

_______________ Подавалова В.В.

____ нчы номерлы боерык белән

гамәлгә кертелде

“___” январь 2010 ел

11 нче сыйныф өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасы

(сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68 сәгать)

Төзүче: югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мифтахова Нэфисэ Ильяс кызы

КИЛЕШЕНДЕ: КАРАЛДЫ:

Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе

_____________ Мифтахова Н.И. № __ 12 январь 2010ел

МБ җитәкчесе

_________ Мокатдисова Ф.М.

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

5. Дәреслек: Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек -хрестоматия (татар балалары өчен). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле яззучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар әдәбияты курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Календарь-тематик планда “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы”, “Дәрестән тыш уку” тематикасы күрсәтелә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә.

Татар әдәбиятыннан эш программасы гамәлдәге базис план буенча атнага 2 сәгать исәбеннән төзелә.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Барлыгы

Сәгатьләр саны

Темага караган төп төшенчәләр

Теоритик материал

БСҮ

Дәрестән тыш уку

1.

1917 елдан сон эдэбият

11

9

1

1

Чорга кыскача күзәтү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар (футуризм, имажинизм). Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар.

2.

1920-1930 еллар эдэбияты

15

11

2

2

Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары(1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Язуда ике графика алмаштыруның матур әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әдәбияты. Татар әдәбиятының үзенең милли мөстәкыйльлелеген саклап кала алуы.

2.

1940-1950 еллар эдэбияты

14

12

1

1

Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Шигърият, хикәянең активлашуы.

Илленче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе.

Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ите­лүе.

3

1960 еллар .Хэзерге чор эдэбияты

20

18

1

1

Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртергә омтылулары, тарихи әсәрләр тудырулары. Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу.Тема төрлелеге.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

3.

Барысы

70

60

5

5

РАСЛЫЙМ:

Мәктәп директоры

___________ В.В.Подавалова

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Нэфисэ Ильяс кызының татар әдәбиятыннан

2009-2010 нчы уку елына

Календарь-тематик планы

План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары, 1-11 нче сыйныфлар» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2003.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Дәрестән тыш уку

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар әдәбияты

11а,б

68 с.

2с.

-

5

5

Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов , 2006

2008-2009 уку елына методик тема

Шәһәр темасы

Мәктәп темасы

Укытучының темасы

Белем сыйфатын күтәрүдә укыту эшчәнлеген камилләштерү шарты буларак укытучының һөнәри осталыгын үстерү

Белем сыйфатларын камилләштерү чарасы буларак белем бирүнең яңа ысулларын үзләштерү

Әдәби сөйләм оештыруда грамматик анализның роле

КАРАЛДЫ: КИЛЕШЕНДЕ:

МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары

1 “28” август 2009 ел __________Мифтахова Н.И.

МБҗитәкчесе______ Мокатдисова Ф.М.

т/с

Бүлекләр һәм темалар

Сә-гать саны

Үткә-рү ва-кыты

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Өй эше

Искәрмә

I ярты еллык

1

20 нче еллар әдәбияты. Әдәби процесска характеристика

1

Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар (футуризм, имажинизм). Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар. Революция һәм шәхес, кеше, бәхет темасы. Әдәбиятта Ленин образы. Аны илаһилаштыру, идеаллаштыру. Әсәрләрдә Татарстан темасы. 20 нче елларда сатира, аның объектлары.

Төп темага туры килгән шигырь яки хикәя анализлау

2

Галимҗан Ибраһимов. Тормышы, күп кырлы эшчәнлеге. Совет чорындагы иҗаты

1

Тормыш юлын искә төшерү, күпьяклы эшчәнлегенә киңрәк тукталу. Совет чорында язган әсәрләрендә сыйнфый тигезсезлекне һәм инкыйлаби көрәшне сурәтләү. Әсәрләрендә, публицистикасында, тәнкыйтендә һәм гыйльми хезмәтендә эшче сыйныф идеологиясе үткәрелү. Татар әдәбияты һәм мәдәнияте өчен бу иҗатның әһәмияте.

“Казакъ кызы” романын укырга

3

“Казакъ кызы” романының сюжет композициясе, конфликт үзенчәлеге

1

Әсәрнең язылу һәм басылу тарихы. Роман турында татар, казакъ, төрекмән язучылары һәм тәнкыйтьчеләре. Әсәрдәге вакыйгаларның “моңарчы татар әдәбиятында булмаган яңа бер хәят, яңа бер шигърият эченә алып” (Гали Рәхим) керүе. Романның сюжет төзелеше. Казакъ далаларындагы беренчелек өчен барган партия-ыруглар көрәше сызыгы белән Карлыгач-Арысланбай мәхәббәт сызыгының үзара оста бәйләнеше. Партия көрәшләренең халык язмышына җимергеч тәэсире, түбән катлауларга гына түгел, патша хакимиятенә оппозициядә булган милли көчләргә дә зарар китерүе

Төп образларның характерларын, портретларын, эш-хәрәкәтләрен сурәтләгән урыннарны текстта билгеләргә

4

“Казакъ кызы” романынында образлар системасы

1

Авторның фикер-карашларын, үз позициясен аңларга, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешен билгеләргә ярдәм иткән Карлыгач-сылу, Арысланбай, Байтүрә, Сарсымбай, Биремҗан һәм Тукал, Җолкынбай һәм Калтай һ.б. образларга киңрәк тукталу. Биремҗан карт образында милләтнең акылы һәм буйсынмас рухы, иркенлеккә һәм иреккә омтылуы чагылу дәрәҗәсе.

Бер-ике образга характеристика язу

Татар халкында бу заманда ничек өйләнешкәннәр?

5

“Казакъ кызы” романынында иҗтимагый каршылыкларның бирелеше. Әсәрнең эшләнеше, әһәмияте

1

Саран сурәтләрдә, үткен детальләрдә казакъ халкының бай рухы, матур гореф-гадәтләре, аерым кимчелекле якларын тасвирлау. Тел-стиль үзенчәлекләрен, ул файдаланган алым-чараларны өйрәнү.

Иҗади эш язарга

Татар халкы кунакны ничек каршылый?

6

Кәрим Тинчурин. Тормыш юлы һәм иҗаты

1

Тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драматургиясе, төп әсәрләре. Әсәрләрендәге жанр һәм стиль төрлелеге, характерлар бөтенлеге, вакыйгаларның эпик характерда булуы. Драма жанрының үзенчәлекләре.

“Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзек укырга

7

“Сүнгән йолдызлар” драмасының эчтәлеге, үзәккә куелган төп темасы

1

Укучыларның әсәрдәге вакыйга-күренешләрне тулы аңлавы һәм, шуңа нигезләнеп, күтәрелгән мәсьәләләрне ачыклау. Һәр пәрдәдән соң бирелгән сораулар өстендә фикер алышу.

Образларга характе-ристика бирергә. Се-минарга әзерләнергә (сораулар бирелә)

8

“Сүнгән йолдызлар” драмасының идея проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше, бүгенге көндәге әһәмияте

1

Дәрес семинар формасында үткәрелә. Сораулар алдан өйгә бирелергә мөмкин. Мәсәлән:

1. Төп темага бәйле рәвештә әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр.

2. Әсәрнең исеме белән анда сурәтләнгән вакыйгалар арасындагы бәйләнеш һ.б.

“Ничек бщхетле булырга?” дигщн темага зур булмаган язма эш эшләргә

9

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗади мирасы

1

Шагыйрьнең тормышына, шәхесенә бәйле мәгълүматларны тулыландыру, истәлекләр белән баету һәм иҗатына күзәтү ясау. Шагыйрьнең әти-әнисе, үз гаиләсе, шәхесе турында сөйләү.

“Мәхәббәт тәүбәсе”

поэмасын укырга

10

Һ. Такташ. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының сюжет- композициясе. Әсәрнең темасы һәм идеясы. Төп образлар

1

Әсәрнең жанры. Сюжетына салынган вакыйгалар. Поэманың үзенчәлеге. Әсәрнең төп темасы, идеясы. Поэма турында төшенчә. Төп образларга характеристика.

Өзек ятларга

11

30нчы еллар әдәбияты.

Гадел Кутуйның тормыш юлы, иҗат үзенчәлекләре

1

Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары(1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Язуда ике графика алмаштыруның матур әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әдәбияты. Татар әдәбиятының үзенең милли мөстәкыйльлелеген саклап кала алуы.

Г.Кутуйның шәхесе турында өстәмә материал бирү, аерым әсәрләре белән танышу.

“Тапшырылмаган хатлар” повестен укырга һәм түбән-дәге сораулар турын-да уйларга: Әсәрнең исеменә нинди мәгънә салынган? Повестьны яратып укылу сәбәпләре нәрсәдә?

12-13

“Тапшырылмаган хатлар”повестеның жанр, сюжет-компози-ция үзенчәлеге һәм проблематикасы

2

Әсәрнең яратып укылуының сәбәпләре. Вакыйгаларның хронологик тәртибе. Повестьның сюжет-композиция үзенчәлеге. Әсәрнең төп конфликты һәм проблемасы.

Әсәрдәге гаилә һәм мәхәббәт мәсьәләләрен яктырту үзенчәлекләре.

Әсәрне укуны дәвам итәргә

14

Төп образлар, аларны ачуда автор кулланган чаралар

1

Төп образларның характер сыйфатларын ачу, аларның теге яки бу эш хәрәкәтенең сәбәбен билгеләү.

Инша темасы бирелеп, берәрсен сайлап язырга

15

40-50нче еллар әдәбиятына кыскача күзәтү

Муса Җәлил. Фронттагы һәм әсирлектәге иҗаты турында белешмә

1

Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Шигърият, хикәянең активлашуы.

Илленче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе.

Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ите­лүе.

1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү, аның әһәмияте

Муса Җәлилнең тормыш юлы, фашизмга каршы көрәше турында түбән сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү, яңа мәгълүматлар белән тулыландыру һәм фронт лирикасы белән таныштыру.

Дәреслектәге 115-116 нчы битләрне конспектларга

16

“Моабит дәфтәрләре”

нең тематик һәм жанр төрлелеге. “Кошчык”, “Дуска”шигырьләренә анализ

1

“Моабит дәфтәрләре”нең тематик төрлелеге: Туган ил һәм ирек турында, үлем һәм яшәү фәлсәфәсе, фашизмга нәфрәт, мәхәббәт, хезмәт, балалар, җиңүгә ышаныч.

Жанр ягыннан бүленеш: баллада, поэма, лирик шигырь, юмористик шигырь. Шигырләрен анализлау.

“Кошчык” шигырен ятларга

17

БСҮ Инша. Зинданнарны ватып чыккан җыр (“Моабит дәфтәрләре”)

1

Кешенең Ватанны саклау сугышында җаваплылыгы тойгысы, аның төрле поэтик вариацияләре. Дошманга нәфрәтнең чагылышы. Сагыну, ярату, якыннарга хөрмәт һ.б. кешелек тойгыларының шигырьләрдә лаеклы урын алуы, аларның тәэсир көчен арттыруы.

Иншаны язып бете-рергә. “Өзелгән җыр эзеннән” китабын-нан өзекләр укырга

18

Дәрестән тыш уку. Рафаэль Мостафин. “Өзелгән җыр эзеннән”

1

1. Әдәбияттта Җәлил образы.

2. Сәнгатьтә Җәлил образы.

3. М.Җәлилнең тормышын һәм иҗат юлын өйрәнү.

4. Р.Мостафин турында кыскача белешмә.

5. “Өзелгән җыр эзеннән” китабы турында фикер алышу.

Төркемнәргә бүле-неп, “Әдәбиятта, сәнгатьтә Җәлил образы” дигән през-ентация әзерләргә

19

Фатих Кәрим. Иҗаты һәм тормышы турында белешмә

1

Ф.Кәримнең фаҗигале тормыш юлы. Тоткынлык чоры иҗаты. Ф.Кәрим – солдат һәм шагыйрь. Сугыш чоры – әдип иҗатының иң югары ноктасына күтәрелгән чагы.

“Разведчик язмалары” повестын укырга

20

“Разведчик язмалары”

ның сюжет эчтәлеге. Төп идеяны ачуда автор кулланган чаралар.

1

Әсәрнең исеменә бәйле үзенчәлеген билгеләү. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәлә-проблемалар? Төп идеяны ачуда автор кулланган чаралар.

Өзек ятларга

21

Әсәрнең төп образлары

1

Образларның эш-хәрәкәтләрен билгеләү. Геройларгаи характериска бирү.

Характеристика язырга

22

Фатих Кәрим. “Сибәли дә сибәли”

1

“Разведчик язмалары” әсәрен өйрәнүгә йомгак ясау.

“Сибәли дә сибәли” шигыренә анализ.

“Кеше язмышы – ил язмышы “ гыйбарә-сен Ф.Кәрим тормы-шы мисалында аңлатырга.

23

1960-2000 еллар әдәбияты.

1960-2000 еллар поэзиясе

1

Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең әдәбията чагылуы. Әсәрләрдә мөстәкыйльлеккә омтылу авазлары, милләтебез тарихына игътибарның артуы. Тарихи һәм табигатьне саклау темаларының артуы. Бүгенге әдәбиятта шәхес концепциясенең үзенчәлекләре.

Шигъри сүзнең эчке куәтен, җегәрен арттыруда уңышлар. Поэзиядә халык иҗатындагы, бөтендөнья әдәбияты һәм сәнгатендәге символикадан, шартлы алымнардан файдаланырга омтылышның артуы һәм җанлануы.

Дәреслектәге 141-145 нче битләрне конспектларга

24

Гамил Афзал. Иҗаты, сатирик шигырьләрен уку

1

Гамил Авзал – татар поэзиясен үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре белән баетучы. Шагыйрьнең сатирик әсәрләре үзенчәлеген, иҗатының әһәмиятен ачу. Көлү объектлары һәм предметлары. Аларның халыкчан җирлекләре һәм халыкчан чаралар куллану.

Шигырьләрен укырга

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү

“Тел озын – гомер кыска”

1

“Тел озын – гомер кыска” дигән темага әңгәмә кору. Гыйбарәнең мәгънәсен ачыклау, тормыштан мисаллар китерү.

Зөлфәт һәм Ренат Харис шигырьләрен укырга

26

Зөлфәт һәм Ренат Харис иҗаты

Зөлфәтнең тормыш юлы белән таныштыру. Иҗатының үзенчәлекле яклары. Шигырьләрендә үз тавышы, үз аһәңе булганлыгын төшендерү.

Ренат Харисның тормыш юлы белән таныштыру, поэзиясе турында мәгълүмат бирү. Аның шигърияттә үз тасвирлау алымын, үзенчә язу стилен булдырырга омтылган шагыйрьләрнең берсе булуын аңлату.

Ике шагыйрьнең дә берәр шигыренә язмача анализ ясарга

27

Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗат баскычлары

1

Шагыйрьнең тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекле сыйфатлары. “Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарәнең Хәсән Туфанга туры килүе, “Ак чәчәк атар иде” дигән китаптан өзекләр белән танышу.

Дәреслектәге 166 нчы биттәге сорауга җавап әзерләргә, бер-ике укучыга 4 нче бирем буенча реферат язырга яки презентация әзерләргә.

28

Х. Туфанның тоткынлык чоры иҗаты

1

Кеше кичерешләренең төрлелеген, байлыгын чагылдыруы, моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хис-тойгыларының яңа төсмерләр алуы, күңел төшенкелегенә түгел, яктылыкка, киләчәккә хезмәт итүе. Бу вакытта язылган шигырьләренең проблематикасы һәм яңалыгы. Шигырьләренә анализ ясау. Туфан поэзиясенең әдәбиятыбыз өчен булган әһәмияте.

Берәр шигыренә анализ

29

Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

1

Шагыйрьнең иҗат юлы белән таныштыру. Әсәрдә туган якның бирелеше, аларда нечкә лиризм. Шигриятенә анализ.

“Гел кояшка карый тәрәзәләрең” шигырен ятларга

30

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Туган як моңнары

1

Туган як моңнарын сез нәрсәдә ишетәсез? Һәркемнең үз күзаллавы.

Презентация эшләргә

31

Равил Фәйзуллин. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү.

1

Иҗаты турында белешмә. Әлеге шигырьләрендәге тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелеше. Р.Фәйзуллинның туган иле, туган халкы турында уйланулары

“Яздан аерып булмый Тукайны” шигырен ятларга

32

Рәдиф Гаташның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Кыскача тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына күзәтү. Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше. Шәрык классикасы традицияләрен татар поэзиясенә кайтаруы.

“Ирләр булыйк” шигырен ятларга

II ярты еллык

33

1960-2000 нче еллар прозасы.

Фатих Хөсни. Иҗаты турында белешмә

1

Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртергә омтылулары, тарихи әсәрләр тудырулары. Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу.Тема төрлелеге.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

“Утызынчы ел” романыннан өзекне укырга

34

“Утызынчы ел” романының сюжеты

1

Милли-тәкъдири әһәмиятле булган авылның борылыш чорында яшәеше. Әсәрдә колхозлашу чоры авылын сурәтләүдәге яңалыклар һәм үзенчәлекләр. Җәмгыятьтәге вакыйгаларның кеше язмышында роль уйнавы.

206 нчы биттәге сорауларга җавап әзерләргә

35

Дәрестән тыш уку

Ф. Хөсни. “Утызынчы ел”

1

36

Ибраһим Гази. Иҗаты турында белешмә

1

Совет чоры татар прозасының күренекле вәкиле булган язучының тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына күзәтү ясау

“Онытылмас еллар” трилогиясеннән өзек уку

37

“Онытылмас еллар” трилогиясенең сюжет-композициясе, Шәрифҗан образы

1

Әсәрнең тормышны киң колачлавы, сюжет-композициясе белән роман-эпопеяны хәтерләтүе. 30 нчы елларга кадәрге чорда татар халкының язмышын сурәтләү, Шәрифҗанның эш-хәрәкәте.

Шәрифҗан образына характеристика язарга

38

“Онытылмас еллар” трилогиясенен өйрәнүне дәвам итү

1

Аерым типик характерлар иҗат итүдә әсәрнең әдәби процесстагы урыны: революцияне кабул итү һәм бәяләүдә кайбер кимчелекләре

Дәреслекнең 231 нче битендәге сораулар-га җавап әзерләргә

39

Мәхмүт Хәсәновның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. “Язгы аҗаган” романын өйрәнә башлау.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре. Аерым әсәрләренә күзәтү ясау.

“Язгы аҗаган” романы: жанры, төзелеш үзенчәлекләре, андагы вакыйгалар. Әсәрдәге өч сюжет сызыгы: 1) «Яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буенда нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән» комиссия эшенә бәйле. Әлеге комиссия составына өлкә газетасының махсус хәбәрчесе буларак кертелгән Фәйзи башка сюжет сызыкларын тоташ­тырып, ачыклык кертеп, урыны белән бәя биреп тора. 2) Газиның гыйбрәтле язмышы 3) Иргали, аның гаилә тормышы тасвирлану.

Әсәрне укырга, Гази тормышына бәйле сюжет сызыгын җентекләп сөйләргә әзерләнеп килергә

40

Романдагы образлар системасы. Гази образы

1

Газигә бәйле вакыйга-күренешләрне күзәтү, әлеге геройның һәм аның белән бәйле ешеләрнең эш-хәрәкәтләрен, характерларын билгеләү аша әсәр эчтәлеген ачу

Иргалигә бәйле вакыйга-күренешләрне кабатлап килергә

41

Иргали образы

1

Иргали тормышына, аның белән бәйле кешеләрнең эш-хәрәкәтләренә күзәтү ясап, аның характер сыйфатларын билгеләү, тормышта яшәү мәгънәсе, әлеге геройга автор салган йөкләмә

“Гази – аяныч язмышлы шәхес” яки “Иргали – хезмәт кешесе” дигән темаларга инша язырга

42

Дәрестән тыш уку

М. Хәсәновның “Язгы аҗаган”

1

М. Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәрендәге сталинизм заманын сурәтләүдә яңа караш, совет системасының гаделсезлеген ачу

43

Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре

1

Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты. Әдипнең 7 нче сыйныфта өйрәнгән әсәрләрен искә төшерү. Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре. Алардагы психологик бизәкләр, гади кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле сурәтләү, детальләр төгәллеге. 50 нче, 60-80 нче еллар иҗаты.

“Әйтелмәгән васыять” хикәясен укырга

44

“Әйтелмәгән васыять” хикәясенең сюжеты.

1

Авторның халык мирасына һәм аны үзләрендә йөртүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзенчәлекләре. Хикәянең сәнгатьчә эшләнеше, композициясендә үзенчә­лекләр. Халыкның гореф-гадәте, туганлык җепләренең изге­леге, кеше күңеленә игътибарның җитмәве кебек сыйфатлар­ның калку итеп куелуы. Болардан чыга торган төп фикер.

“Безнең гаиләдәге кадерле ядкарьләр” темасына кечкенә генә иҗади эш (сөйләү, күрсәтү яки телдән сурәтләү)

45

Хикәядә образлар системасы

1

Акъәби образы, аның халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәлән­дерүе. Ананың балаларына мөнәсәбәте, күңел җылылыгы, сиз­герлеге, яңа йола-тәртипләрне аңларга омтылуы, үз күңелендә электән урнашкан, канына сеңгән гадәтләрнең замана тудыр­ган яңалыклар белән каршылыкка керүе.

Кылган образы. Хикәядә Миңлебай карт әйткән соңгы сүзләр­нең эчке мәгънәсе. Учак образы.

Акъәби образына характеристика

46

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты

1

Язучының тормыш юлы, шәхесе, әдәбиятка килүе. Иҗатының үзенчәлеге. Әсәрләре турында мәгълүмат бирү. Аларда сугыш алды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда татар авылы тормышын чагылдыру. Милли-этнографик материалга байлык, сәнгатьчә детальләрнең төгәл һәм мәгънәле булуы, җанлы характерлар тудырудагы роле.

“Бәхилләшү”

повестеннан өзекләр укырга

47

“Бәхилләшү” повестеның идея-эстетик үзенчәлекләре.

I бүлеккә анализ

1

Бүлеккә исем бирү, тексттагы вакыйга-күренешләрне билгеләү, һәркайсын аерым карау.

I бүлек турындагы фикерләрне язып килергә

48

“Бәхилләшү” повестеның идея-эстетик үзенчәлекләре.

IX бүлеккә анализ

1

Дәрдемәнднең 10 нчы сыйныфта тел турында өйрәнгән шигырләренен эпиграф итеп алып, әлеге бүлек белән бәйләп алып бару. Әсәрнең үзенчәлеге, автор стиле.

“М. Мәһдиев иҗатының халыкчанлыгы” яисә “Яшьлеген са-гынучы әдип” дигән темаларның берсе буенча дәфтәрләргә тезислар язып килергә

49

Дәрестән тыш уку М.Мәһдиев. “Торналар төшкән җирдә”

1

Сез туган авылыгызны, аның кешеләрен ничек сурәтләр идегез? Кыскача иҗади эш

50

Нурихан Фәттахның иҗаты турында белешмә

1

Әдипнең тормыш юлы. Киңкырлы иҗаты. Н.Фәттахны тарихыбыз белән кызыксынуга этәргән алшартлар.

Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романын укырга

51

“Әтил суы ака торур” романының сюжет-композициясе

1

Әсәрдәге Бөек Болгар дәүләте төзелү һәм шул заман кеше-ләренең язмышы.Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау. Сюжетка киеренкелек, җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле. Ыруларның көнкүреше, яшәү рәвеше.

Әсәрнең исеменә салынган мәгънәне аңлаткан урыннарны кабатлап килергә

52

Романның идея-проблематикасы. Әсәрдәге образлар

1

Әсәрдә күтәрелгән төп проблемалар. Вакыйгалар үсешен тәэмин иткән конфликтлар. Әсәрдәге образларга характеристика бирү. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше.

“Үз халкыңны үз ит-сәң, ят халыкка кол булмассың” гыйба-рәсен әлеге әсәргә бәйләп аңлатырга

53

Мөсәгыйть Хәбибуллин иҗаты белән танышу

1

Язучының тормыш сәхифәләре, иҗатына хас гомуми үзенчәлекләр: халкыбызның ерактагы тарихына, чагыштырмача аз билгеле булган борынгы дәверләргә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итүче, иҗатының милли эчтәлек белән сугарылуы һ.б.

“Атилла” романыннан өзекне укырга

54

“Атилла” романында борынгы бабаларыбыз тарихы

1

Романның язылу тарихы. Әдип файдаланган чыганаклар. Әсәр сюжетына салынган вакыйгалар. Романда ярдәмче сюжет сызыклары

Романнан өзекләрне укырга, план төзергә

55

“Атилла” романыннан өзек. Атилла хан образы

1

Рим һәм Византия империяләрендә гуннарны бәяләү һәм авторның бу карашның дәрес түгеллеген аңлатуы, илчеләр белән әңгәмәдә Атилланың характеры ачылу, гуннарның Европага алып килгән яңалыгы, гуннарның тышкы сәясәте, гуннар һәм гепидларның туганлашуының нигә кирәк булуы, мәхәббәткә һәм зарурияткә бәйле Атилла уйлары, Атилланың вакытсыз үлеменә китергән сәбәпләр.

Дәреслектән “Атилла” романы турындагы мәкаләне укырга һәм сорауларга җавап әзерләргә

56

Дәрестән тыш уку

М. Хәбибуллин. “Кубрат хан”

1

57

1960-2000 нче еллар драматургиясе.

1

Бу еллардагы хәбәрдарлык һәм демократия күренешләренең уңай тәэсире нәтиҗәсендә татар драматургиясендәге җитди үзгәрешләр. Яңа иҗат көчләр килү. Тема төрлелеге.

Дәреслекнең 394 нче битендәге срауларга җавап әзерләргә

5859

Хәй Вахит. Иҗаты турында белешмә. “Беренче мәхәббәт” драмасының төп тема-проблемасы, сюжет-композиция үзенчәлеге

2

Драматургның тормыш юлы, иҗатының әһәмияте. Әдипнең драмаларының, бигрәк тә комедияләренең юморга бай булулары, җыр-музыканың оста бәйләнеп китүен характерлау.

Әсәрнең эчтәлегенә салынган вакыйгалар тезмәсе. Әсәрдә яшьләр темасын чагылдыру үзенчәлекләре

Әсәрне укырга, сорау-биремнәргә җавап әзерләргә

60

Драмада образ-характерлар

1

Төп образларга характеристика бирү, алар аша, драманың төп идеясын, автор позициясен билгеләү

Мәхәббәтне мин ничек аңлыйм? Иҗади эш башкарырга

61

Туфан Миңнуллин. Иҗаты турында белешмә.

1

Тормыш юлы. Драмага килү юлы. Әсәрләренең тема һәм жанр ягыннан төрлелеге. Драматургның иҗат үзенчәлекләре. Татар театр сәнгатен үстерүдә Т.Миңнуллин драматургиясенең роле

“Үзебез сайлаган

язмыш” драмасыны укырга

61

“Үзебез сайлаган

язмыш” драмасының сюжет-композициясе

1

Әсәрдә мәктәп тормышының һәм укытучылар образларының бирелеше. Экспозиция, төенләнеш, хәрәкәт үстерелеше, кульминация ноктасы, чишелеш.

Геройларның харак-терларын ачыкларга ярдәм иткән урыннарны тексттан табып билгеләргә

63

Төп геройларның характер үзенчәлекләре

1

Илгиз Туктаров образы. Мөнирә образы. Укытучылар Нариман, Нурия һәм Фасилның өч төрле позициядә бирелеше. Динә һәм Рамил образларына бәйле драматург күтәргән мәсьәләләр.

Бер-ике образга язмача характеристика бирергә

64

Балалар әдәбияты

1

Татар балалар әдәбиятына күзәтү. Төп тема һәм проблемалар. Балалар әдәбиятының төрләре. Бүгенге татар балалар әдәбиятының төп иҗат көчләре. Җ. Тәрҗеманов, X.Халиков, Җ. Дәрзаман һ. б. әсәрләре. Төп тема һәм проблемалар. Сурәтләү объектының мәктәп тормышын­нан, пионер оешмаларындагы вакыйгалардан гаилә хәлләренә, бала яки яшүсмернең эчке дөньясына авыша баруы. Балалар әдәбиятында проза жанрының, бигрәк тә тарихи проза-ның яңа әсәрләр белән баюы.Сурәтләүдә маҗаралылыкка киң урын бирелү.

Шигырь, хикәя, я әкият язып карарга

65

ШәүкәтГалиев,

Роберт Миңнуллин иҗатлары.

1

Шәүкәт Галиев иҗатына күзәтү. Аның шигырьләрендә кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең чагылышы.

Роберт Миңнуллин иҗатына күзәтү. Аның балалар поэзиясен үстерүдәге эшчәнлеге. Шигырьләрдә темалар, образларның бирелеше.

Берәр шигырьгә анализ

66

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Яраткан язучым

1

67

Әдәби тәнкыйть

1

Әдәби процессның юлдашы буларак әдәби тән­кыйть. Соңгы еллар тәнкыйтендә актив эшләүче Мәхмүт Хәсәнов, Рафаэль Мостафин, Флүн Мусин, Азат Әхмәдуллин, Фоат Галимуллин, һ. б.

457 нче биттәге сорауларга җавап әзерләргә

68

Йомгаклау

1

Совет чорында татар әдәбияты узган юл: табышлар һәм югалтулар. Әдәбиятның сәнгатьчә дөреслеккә ирешү юлында ныгый баруы. Халыкның рухи һәм акыл хәзинәсен саклау һәм үстерүдә татар әдәбиятының роле.



Скачать документ

Похожие документы:

  1. Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар

    Документ
    Без бүген татар телебезнең дөньядагы иң кулай 14 тел арасында икәнлеген яхшы беләбез. Бу заманында безнең телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли.

Другие похожие документы..